Зәйдә чыгарылыш кичәләре гөрләде
Бүген районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен истәлекле көн — чыгарылыш кичәләре.
Унберенчене бетерүчеләр туган мәктәпләрендә тантаналы төстә өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Ә традицион чыгарылыш кичәсе балы шәһәребез үзәгендәге «Энергетик» Мәдәният сарае каршында купшы итеп оештырылды. Анда унбер ел дәвамында укуда алдынгы булганнар, спортта уңышларга ирешүчеләр, мәктәп тормышында актив катнашканнар, аларның әти-әниләре, педагоглар чакырылган иде.
Быел район мәктәпләрен 115 унберенче сыйныф укучысы һәм 487 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.
Район башлыгы Разиф Кәримов, яшьләребезне олы тормыш юлына аяк басулары белән тәбрикләп, алга таба да аларны районыбызның горурлыгы булырга чакырды.
— Без бу тантанага унбер ел дәвамында үзен иң-иң итеп күрсәтүчеләрне чакырып тәбриклибез. Сез чыннан да районыбыз, республикабыз, илебезнең алтын фондлары. Киләчәктә кайда гына булсагыз да, белем биргән укытучыларыгыз, тәрбия кылган әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермичә яшәгез, эшләгез. Мәктәптә алган белемнәрегез, аралашу тәҗрибәләрегез сезгә киләчәктә тайпылмыйча, авырлыкларга бирешмичә сайлаган олы тормыш юлыннан атларга булышачак дип ышанып калабыз. Ак юллар, сезгә!, — диде район башлыгы үз чыгышында.
Һәм алар район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев белән бергәләп район мәктәпләрен алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлаучы, «Алтын фонд» номинациясе җиңүчеләре булган 23 яшь кешегә бүләкләр тапшырдылар. Алар 1нче мәктәптән Айназ Гыйләҗиев, 2нче мәктәптән Сабина Вәлиева, Роман Фирстов, Кира Абдуллина, Нигина Рузиева, 3нче мәктәптән Арина Николаева, Алинә Шәйхулова, 4нче мәктәптән Руслан Ганиев, Ангелина Пилясова, Рифат Шәмсетдинов, 6нчы мәктәптән Милана Новоселова, Елизавета Тимашева, Екатерина Трофимова, Алинә Биканова, Аделина Будринова, Анна Клюкина, Аделина Кушникова, Виктория Сливкова, 7нче мәктәптән Әминә Йосыпова, татар гимназиясеннән Энҗе Вафина, Алевтина Кузьмина, Резеда Шәйхетдинова, Кадер мәктәбеннән Азилә Закирова.
Ә уку белән спортны, сәламәт яшәү рәвешен берләштереп, унбер ел буе тырышып уку белән бергә спорт ярышларында да катнашып, үз мәктәпләренең, район һәм республика данын яклап килгәннәр исә «Олимпия резервы» номинациясендә котландылар. Аларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән спорт мәктәбе директоры Илзирә Тимеркәева тапшырдылар. Алар — Елена Шушарина (2нче мәктәп), Даниил Павлов (4нче мәктәп), Илья Шабаев, Богдан Волков, Адель Шәрәфиев, Даниил Гришин, Александр Мальцев, Егор Сюльдин, Ранис Хөснетдинов (6нчы мәктәп), Рамазан Сыйтдиков, Аяз Вәлиев (7нче мәктәп), Эмиль Хәлиуллин (татар гимназиясе), Җәмил Ибраһимов (Түбән Биш мәктәбе), Артур Леонов (Кадер мәктәбе).
Ватанга мәхәббәтнең яшьләребездә кече яшьтән тәрбияләнүе бик мөһим. Чыгарылыш балында да әлеге темага аерым әһәмият бирелде. «Ватанга хезмәт итәм!» номинациясе игълан ителеп, бу мәртәбәле исемгә лаек булучыларны Петр Уразайкин белән "Ватан сакчылары" фондының Зәйдәге координаторы Сергей Хватков котладылар Алар Евгений Сафонов, Илья Хренов, Артем Зыков, Максим Бурмистров, Алина Илларионова, Ильяс Зиннәтов, Артём Баринов, Сергей Мазанкин, Илфар Кәшәфиев.
Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шәһәр музыка мәктәбе директоры Дина Коронова «Иҗат һәм илһам» номинациясендә бүләкләнүчеләрне котладылар. Алар Анастасия Шабанова, Камилә Ермакова, Чулпан Зарипова, Зәлинә Хәсәнова, Динар Маркелов, Валерия Исакова, Злата Кокурина, Камилә Вәлиәхмәтова, Юлия Мартемьянова, Альзана Фәрхуллина.
Педагогларга, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре белән 6нчы мәктәптән Алинә Биканова һәм Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән Алевтина Кузьмина чыгыш ясадылар.
Җыр-биюләргә төрелеп барган чыгарылыш кичәсе күркәм бал биюе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев