Зәйдә чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр
Чик сакчылары көне уңаеннан районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән батыр йөрәкле егетләре Ринат Фәрдиев исемендәге паркның икенче өлешендә чик сакчыларына куелган һәйкәл янына җыелды.
Зәйнең чик сакчылары актив тормыш белән яши. Яшел беретлы ветераннар мәктәпләрдә укучылар белән очрашуларга йөри, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итә. Күптән түгел алар җыелышып, генератор алып җибәргәннәр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чик сакчыларын бәйрәм белән котладылар.
- 2003 елдан чакырылыш буенча чик буе гаскәрләренә солдатлар алынмады. Агымдагы яздан әлеге гаскәрләргә чакырылыш башланды. Сезнең рәтләрегез тагын да артыр, яшьләр белән тулыланыр. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде чыгышында Айрат Фоатович.
“Энергетик” Мәдәният сарае артистлары ил сакчыларыбыз хөрмәтенә патриотик җырлар яңгыраттылар.
Чарада “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге белгече Гөлнара Феофанова яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә керткән өлеше, актив гражданлык позициясе өчен Анатолий Максеевка Рәхмәт хаты тапшырды.
Бүгенге көндә районда чик сакчыларының үз оешмасы бар. Биредә төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз теркәлгән. Чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үткән Наил Хәсмәтдинов -Зәйдә “Застава” хәрби патриотик клубын оештыручы да.
- Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү җиңел түгел. Нинди һава торышы булуына карамастан, син һәрвакыт чик сагында уяу торырга тиеш. Чик сакчылары өчен төп бурыч – ил чикләренең хәвефсезлеген тәэмин итү һәм Ватаныбыз территориясенә законсыз үтеп керүне булдырмау. Сез бу бурычны лаеклы үтәдегез, - диде ул чыгышында.
Һәм чик буе сакчылары – Ильиннар династиясенә, шулай ук яшь буынны тәрбияләүдә куйган көчләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәме өчен бер төркем чик сакчысына Рәхмәт хаты тапшырды. Наил Сабирҗанович Зәйдә чик сакчыларына куелган һәйкәлнең яңартылачагын хәбәр итте.
Тантана чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Чик сакчылары көне – дәүләт чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүген бу җитди хезмәтне башкаручы ир-егетләр бәйрәме. Мондый элиталы гаскәрләргә теләсә кемне алмыйлар. Тәртипле, физик әзерлекле егетләр генә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә ала. Павел Елшинга нәкъ менә шушы элита гаскәрләрдә хезмәт итәргә насыйп була. Ул бәйрәмгә улы Виталий белән килгән иде.
- Мин әтиемнең чик сакчысы булуы белән горурланам. Үзем дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыялланам. Бүген кәефем дә хәрбиләрчә, - диде Виталий.
Һәркем үзенең хәрби хезмәттә үткән елларын, күңелле мизгелләрен хәтереннән кичерде.
Сергей Колесов бәйрәмгә эте Бен белән килгән иде.
-Нинди чик сакчысы этсез инде ул. Бен – минем тугры дустым. 1978-1980 елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Польша чиген сакладык. Иң мөһиме – Ватаныңа тугры булу, - диде ул.
Чараның икенче өлешендә яшелфуражкалылар, машиналарга утырып, флаглар тотып, шәһәр урамнары аша үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев