Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә чернобыльчеләрне искә алдылар

Бүген Җиңү бульварында Чернобыль һәлакәтен ликвидацияләүдә катнашканнар хөрмәтенә куелган мемориаль комплекс каршында Чернобыль АЭСында булган фаҗиганең 38 еллыгына багышланган митинг үтте.

Әлеге чарада Чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗигане, техноген һәлакәтләрне бетерүдә катнашучылар, аларның туганнары, иҗтимагый оешма һәм хакимият вәкилләре катнашты.
Чернобыльчеләр, техноген һәлакәтләрне бетерүдә катнашучыларның район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов митингка җыелучылар каршында чыгыш ясады.

-Сез тыныч тормышта үз сәламәтлегегез бәрабәренә куркыныч һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашып, зур батырлык үрнәге күрсәттегез. Елдан-ел араларыгыз саега барса да, сезнең исемнәр мәңгелек булып киләчәк буыннар күңелендә сакланыр. Бүген митингка шулай җыелып килүегезгә, безнең сафларда булуыгызга сөенәбез. Сәламәтлек, имин тормыш телим, — диде Валентин Александрович.

Арабыздан китүче чернобыльчеләрне искә алып бер минут тынлык игълан ителде, аннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

-38 ел вакыт үтсә дә, Чернобыль атом-электр станциясендә булган фаҗигане тетрәнеп искә алабыз. Сез дә дошманга каршы көрәшкәнсез, әмма ул дошман күзгә күренми торган атом булган. Гомерләрен куркыныч астына куеп, Чернобыль тәмугыннан коткаручыларны онытырга хакыбыз юк. Әти-бабаларыбызның батырлыгы турында яшь буынга сөйләргә кирәк, — диде чыгышында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.

Митингка килүчеләр арасында Тәлгать Мәрдәнов та бар иде.

Ул атом энергиясе белән армия хезмәтендә үк очраша, стратегик ракетага ягулык салу җиһазларының өлкән механигы булып хезмәт итә. Хәрби тәҗрибәсен исәпкә алып, аны Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерүгә мобилизациялиләр.

-Радиация тәэсире бер атнадан соң ук сизелә башлады. Минем белән бергә Чаллыдан һәм Башкортстаннан иптәшләр эшләде, Чаллы егете саркофагка беренче керүеннән үк бөтенләй күрү сәләтен югалтты. Яңа төзелгән саркофаг астында машиналар залында эшләдек, анда без прожектор кабелен сузу өчен стеналарны тиштек. Станциядә эш кырмыскалар оясын хәтерләтә иде. Тиешле нурланыш дозасын кем тизрәк ала, шуны кайтарып җибәрәбез, диделәр. Өйдә гаиләм, ике балам көтә иде, шуңа күрә үзем теләп "укрытия«га эшкә бардым. Нурланышның активлыгын махсус әсбаплар белән үлчәп йөрдек. Анда радиоактив нурланыш бик зур иде, әсбаплар, иң югары күрсәткечкә җитеп, «шартлыйм» дип тора иде. Армиядә алган нурланыш миңа «прививка» булып торгандыр дип уйлыйм, — дип сөйли Тәлгать Мөдәррисович.

Ул Зәйгә кайткач яңадан үз эшен дәвам итә. Хәзер лаеклы ялда, инвалид булып, сызланулары интектерсә дә, сәламәтлегем түзәрлек, ди, елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев