Зәйдә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашулар тәмамланды
Очрашуларның соңгысы Иске Зәй халкы белән булды.
31 гыйнварда район мәдәният йортында искезәйлеләр белән узган очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашты.
Очрашу, гадәттәгечә, шәһәр хезмәтләре тарафыннан гражданнарны сораулары, борчыган мәсьәләләре буенча кабул итүдән башланды. Шулай ук «2023 елда Зәй муниципаль районының мөһим вакыйгалары» һәм «Татарстан Республикасы казанышлары» дигән күчмә фотокүргәзмәләр белән дә танышырга мөмкин иде.
15-17 мартта безне мөһим сәяси вакыйга — Россия Президентын сайлаулар көтә. Район башлыгы чыгышында Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Мәскәүдә оештырылган «Кече Ватан — Россия көче» I Бөтенроссия муниципаль форумында Татарстан делегациясе составында катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Разиф Галиевич очрашуда катнашучыларны районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, шәһәрне формалаштыручы предприятиеләр эшчәнлеген җентекләп анализлады, шәһәр-районда уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар, агымдагы елга планнар турында сөйләде. Иске Зәй бистәсе халкына, барлык зәйлеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ЛНР һәм ДНР халкына гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар бер минут тынлык белән искә алынды. Иске Зәйнең маскировка челтәрләре үрүче волонтерларына Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шәһәр территориясен төзекләндерү, юл-урам челтәрен карап тоту, юл хәрәкәте иминлеге, яшелләндерү буенча чаралар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова сөйләде. Микрорайондагы оператив хәл белән полициянең өлкән участок вәкаләтлесе Эдуард Әхмәтьяров, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге программалары белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев таныштырды.
2024 елда Иске Зәйдә рәсмиләштерелмәгән күчемсез милек хуҗаларын ачыклау һәм федераль закон буенча объектларны яңадан теркәү буенча зур эш башкарылачак, мәктәп территориясен төзекләндерү, музейны һәм сәнәкчеләр фетнәсе корбаннарына куелган һәйкәлне ремонтлау планлаштырыла. Шәһәр маршрутын транспорт белән тәэмин итү яхшырачак, быел муниципалитет 5 «ПАЗ» автобусы алачак. «Техно» заводы шәһәр пляжын шефлыкка алды.
Иске Зәй бистәсендә күп балалы гаиләләр өчен участоклар бүлеп бирелгән, аларга узган ел коммуникацияләр кертелгән. Җир кишәрлекләрендә төзелешне башлау мөһим. Башкарма комитет һәм шәһәр хезмәтләре белгечләре йорт салучыларга консультатив һәм башка төр ярдәмнәр күрсәтергә әзер.
ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов чыгышында илебездә гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары, Татарстан Республикасы казанышлары, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында сөйләде.
Район башлыгы катнашучыларга актив тормыш позициясе һәм микрорайон тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерде, мөрәҗәгать итүчеләрнең шәхси сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев