Зәйдә безнең заман геройлары белән белән очрашу узды
Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы 10 ир-егет туган якларына ялга кайтты. Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште.
Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар урынбасары Рафис Гыймазов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара патриотик җырдан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте.
— Сез Ватаныбыз киләчәге өчен көрәшәсез, тылдагыларны да берләштереп, безгә үрнәк күрсәтәсез. Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәйнең 50дән артык егете дәүләт бүләкләренә лаек булды. Без сезнең белән горурланабыз. Сез безнең өчен чын геройлар! Исән-имин, җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз, — диде чыгышында Разиф Галиевич.
Зәйлеләр мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук Лисичанск, Рубежное халкына ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан илтеләчәк гуманитар йөкнең чираттагы партиясе әзерләнә.
Очрашуда чыгыш ясаган башкалар да егетләребезгә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, сез чиксез батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.
Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт нигезендә хәрби хезмәт итү турында һәм төрле түләүләр, ташламалар турында тулырак: heroes-tatarstan. ru
За семью! За друзей! За Россию!
За семью! За друзей! За Россию! heroes-tatarstan. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев