Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләр дәвам итә

Зәйдә быел “Безнең ишегалды” программасы буенча 19 күпфатирлы йорт ишегалды төзекләндерелә.

Бүгенге көндә эшчеләр бригадасы Зәйнең Энергетиклар урамындагы 7нче йорт ишегалдында эшли. Биредә керү һәм чыгу юллары төзекләндереләчәк, яңа асфальт түшәлеп машина кую урыннары, җәяүлеләр өчен тротуар булдырыла, яңа балалар мәйданчыгы калкып чыгачак.

Төзекләндерү эшләрен ПКФ «Автострой» ҖЧШ бригадасы башкара. Быел, алдагы еллардагы кебек үк, бу оешма «Безнең ишегалды» программасы буенча барлык ишегалды территорияләрен төзекләндерә. Алар юл өслеген ремонтлауда махсуслашканнар.

«Хәзерге вакытта Яңа шәһәрдә Җиңү проспектының 1/04, 1/08 һәм 1/10 йортларында ишегалларын ремонтлау төгәлләнү алдында. Анда эшчеләр юлга асфальт-бетон катламын җәйделәр инде. Шәһәр үзәгендә Энергетиклар урамының 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 7а һәм Лобачевский урамының 7нче йортлары ишегалларында тротуарларга борт ташларын урнаштыру эше тәмамланып килә. Якын көннәрдә тротуарларга асфальт-бетон җәеләчәк, ә аннары юлның йөрү өлешен асфальтлау өчен әзерлек планлаштырыла. Тиздән төзекләндерү эшләре Энергетиклар урамының 9а, 11, 15 һәм Лобачевский урамының 1нче йортлары ишегалларында башланачак», — ди директор урынбасары Алексей Хөсәенов.

Эшчеләр иртәнге сәгать 7дән кичке 6га кадәр эшлиләр, ә кирәк булганда, туктатып булмый торган технологик процессларны тизләтү өчен эш сәгатьләре озайтыла. Моннан тыш, һава торышы да үз төзәтмәләрен кертә. Явым-төшем булганда, эшчеләргә йортта яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмас, ишегалларына пычрак кертмәс өчен башка эшкә күчеп торырга туры килә.

«Энергетиклар урамындагы 5 һәм 7нче йортлар ишегалларында ишегалды ягыннан урам ягына өстәмә тротуарлар салынды. Ике балалар мәйданчыгы урнаштырылып, алар кече архитектура формалары белән җиһазландырылачак. Халык үтенече буенча керләр киптерү өчен яки келәмнәр кагу өчен мәйданчык булдырылачак. Шулай ук асфальт катламы тулысынча яңартылачак. Юлның йөрү өлеше бик тузган хәлдә, ремонт таләп ителә», — ди Алексей Хөсәенов.

Ул һәр ишегалдында диярлек җир асты коммуникацияләре булуын һәм барлык төзелеш эшләренең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән килештерелүен ассызыклый. Шуңа күрә төзүчеләр алдында халык өчен уңайлы шартлар тудыру, шул ук вакытта саклана торган зоналарга кермәү һәм җир асты коммуникацияләренә зыян китермәү бурычы тора.

Ишегалдында юл эшләре тәмамлангач, кече архитектура формалары, яңа эскәмияләр, урналар урнаштырылачак.

Энергетиклар урамының 7 нче йортында яшәүче Алексей Будринов төзекләндерү эшләре барышын даими күзәтеп тора.

«Мин ишегалдына көненә әллә ничә мәртәбә чыгам, шуңа күрә ишегалдының яхшы якка үзгәрүенә шатланам. Балаларга да уен мәйданчыгы куела, алар анда рәхәтләнеп уйнаячак», — ди ул.

Зәйдә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне 1 августка тәмамлау бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев