Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә бер апа хәрбиләргә, госпитальләргә җибәрү өчен өч тартма мандарин китергән

Зәй волонтерлары “Мандарин” операциясе уздырды.

Ә мандариннарны аларга Зәйдә яшәүче бер апа китергән.

- Әлеге апа мандариннарны районнан китүче гуманитар ярдәм аша госпитальләргә, хәрбиләргә җибәрергә дип алып килгән. Ләкин гуманитар йөк төягән машина аңа каршы көнне киткән иде. Кышкы салкыннарда мандариннарны махсус хәрби операция зонасына кадәр җибәреп тә булмас, алар өшер иде. Шуңа күрә без аларны соңгы гуманитар ярдәмне җибәрүдә үзләреннән өлеш керткән балаларга таратырга булдык, - ди хәрбиләргә, госпитальләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнүче Наталья Березина.

Волонтерлар Александр Бистәсе, Зәйнең 4нче мәктәбе II сыйныф укучылары һәм Әлмәтнең 5нче гимназиясе укучыларын  мандариннар белән сыйладылар.

-Ал. Бистәсе мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясыйлар, хәрбиләргә хатлар язалар, госпитальләргә укытучылары Нияз Һадиуллин җитәкчелегендә култык таяклары ясап озаталар. Ә 4нче мәктәп укучылары Яңа ел сувенирлары ясап, хатлар яздылар. Әлмәт укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен пижамалар тегәләр. Пижама тегү өчен материалларны аланың әти-әниләре сатып ала. Хәтта пижама тегүчеләр арасында малайлар да бар, - ди Наталья Березина.

4нче мәктәпнең II сыйныф укучылары белән очрашуга ялга кайткан хәрби дә барган.  Волонтерлар укучыларның да игелекле эшләргә кушылуына, ә аларны мандариннар белән сөендергән апага бик зур рәхмәтле.

Фотолар волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев