Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә автовокзал бинасын реконструкцияләүгә старт бирелде

Кичә, 20 июньдә район хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә шәһәр төзелеше һәм икътисади үсеш Советларының берләштерелгән утырышы үтте.

Сөйләшүләр барышында иң мөһиме, озак вакытлар зәйлеләрне борчыган, автовокзал бинасының язмышы булды. Утырышта муниципаль-шәхси партнерлык нигезендә автовокзал бинасын реконструкцияләү турындагы килешүгә кул куелды. Документны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, «КАМА ТРАК» ҖЧШ директоры Денис Бывальцев имзалаганнар.

«КАМА ТРАК» ҖЧШнең учредителе, Зәебезнең шәхси эшмәкәре Ришат Шакиров бинаны үзгәртеп кору проектын утырышта кактнашучылар алдында презентацияләде.

Объектта автовокзал өчен бөтен уңай шартлар да тудырылачак.

- Проект әле мондый партнерлык шартында районда беренче булып тора, шуңа күрә шәһәр төзелеше Советы әгъзаларын объектны урында барып карарга, тәкъдимнәрегезне ишетергә телибез. Инде демонтаж эшләре башланды. Аны ачу 31 декабрьгә планлаштырыла, - диде Ришат Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев