Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә «Автоледи-2023» бәйгесе җиңүчесе — Светлана Миңнеханова

Бүген Зәйдә «Автоледи-2023» бәйгесе үтте. Унбишенче тапкыр үткәрелүче муниципаль конкурста унике гүзәл зат «тимер атлар»ны иярләүдә үз осталыкларын күрсәтте. Бәйгене район юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе белән яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә оештыра.

«Автоледи» бәйгесе социаль мәгънәгә ия, чөнки конкурста катнашучылар никадәр күбрәк булган саен, юл йөрү осталыгы чаранучылар да шулкадәр күбрәк була дигән сүз. Зәйдә исә һәр ел саен конкурста катнашучыларның саны артуга бара.

— Без бу бәйгене үткәргәндә күбрәк гүзәл затларны җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, бүгенге ярышта 12 хатын-кыз катнаша, алар барысы да әниләр, бу исә шушы кадәр гаиләдә юл кагыйдәләре ныклап искә төшерелә, юл йөргәндә игътибарлылык арта, дигән сүз. Араларында тәрбиячеләр, педагоглар да аз түгел, монысы инде үзе белем һәм тәрбия бирүчеләргә дә юл кагыйдәләрен сеңдерү ихтималын арттыра. Гомумән, руль артындагы гүзәлләребезгә һәрчак имин юллар телибез, — диде район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин.

Аның сүзләрен «Юл куркынычсызлыгы» дәүләт фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов та хуплап, әлеге бәйге юлларда балалар травматизмын булдырмауга юнәлтелгән мөһим чара, һәр бала машинаны яхшы йөртүче, кагыйдәне төгәл үтәүче әнисенә ошарга тырышачак, дип өстәде.

Кызлар иң башта теоретик белемнәрен күрсәттеләр, аннан үз машиналары руле артына утырып «змейка», гаражга керү, эстакадага менү, парковкага туктау, әйләнгеч хәрәкәт ясау, тоннель аша чыгуда осталыкларын сынады.

Унике автоледи арасында тәҗрибәлеләр дә, әле беренче тапкыр гына бәйгедә катнашучылар да бар. Мәсәлән, Резидә Зайцева тәүге тапкыр конкурста үзен сынап карарга уйлаган. Ә машина йөртү стажы 2016 елдан башлана.

«Хәзерге заман хатын-кызы өчен машина йөртә алу бик кирәк. Мин үзем Ал. Бистәсе кызы, хәзерге вакытта Аксар мәктәбендә директор булып эшлим. Өч балам бар, олысына — 10, иң кечкенәсенә — 2,5 яшь. Аларны мәктәпкә, бакчага, төрле түгәрәкләргә йөртү минем өстә. Үзем машина йөрткәч барысына да өлгерәм», — ди ул.

Югары Баграж кызы Галина Шәйдуллина машина йөртү таныклыгын 2018 елда алса да әле руль артына ай ярым элек кенә утырган.

«Үземнең машинам булмау сәбәпле рульдә йөрүне кичектереп торырга туры килде. Хәзер менә әти-әнием юбилеема бүләк ясагач, кабаттан кагыйдәләрне искә төшереп, кинәнеп йөрим машинада. Ә иң мөһиме имин юллар, моның өчен юл кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк» — дип ассызыклый Галина.

Ә менә шәһәрдә яшәүче Светлана Миңнеханова инде «Автоледи» бәйгесендә берничә ел рәттән сыналып җиңү яулый. Узган ел ул Зәй данын республика күләмендәге бәйгедә дә яклап, яхшы нәтиҗә күрсәткән иде. Быел да Светлана районыбызның «Автоледи-2023» исеменә лаек булды.

— Бәйгедә биш ел рәттән катнашам, шуңа да тәҗрибәм зур хәзер. Тугыз еллык машина йөртү стажым бар. «Автоледи» конкурсында катнашуым йөртү осталыгын арттыруга ярдәм итә. Юлларда кагыйдә бозу ихтималы булучыларны бик тиз чамалап алам, андыйлар яныннан узганда бик сак хәрәкәт итәм. Гомумән, руль артына утыручыларның һәрберсен кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә чакырам, чөнки без үзебез өчен генә түгел, юлдагы һәрбер катнашучы өчен дә җаваплы, — ди Светлана.

Ул бәйге барышында кагыйдәләрне төгәл үтәп хәрәкәт итүне дә, юл кагыйдәләренә кагылышлы теоретик имтиханны да бик яхшы һәм тиз үтәде. Тест сорауларына 1 минут 8 секунд эчендә төгәл җавап биреп чыкты. Ә аның шәхси рекорды әле 45 секунд икән.

Хәзер исә Светлана 3 августта Казанда узачак финал ярышларына юл тота. Ә муниципаль бәйгедә икенче урынны Динара Гыйльманова, өченче урынны Виктория Захарова алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев