Зәйдә 50 төп агач утыртылды
5 октябрьдә республика күләмендә алтынчы тапкыр «Урманнарны сакла» агач утырту акциясе үтте.
Ул «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылды.
Зәйлеләр дә әйләнә-тирәбезне яшелләндерү акциясенә бик теләп кушылды. Бу көнне Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы икенче өлешендә 50 төп агач утыртылды.
Анда шәһәр башкарма комитеты, спорт, яшьләр эшләре идарәләре, «Горзеленхоз», «Благострой» оешмасы хезмәткәрләре каен һәм миләш үсентеләре утырттылар.
«Алга таба бу яшь үсентеләрне „Горзеленхоз“ оешмасы хезмәткәрләре карап, тәрбияләп торачак. Әйләнә-тирәбезне яшелләндерү өчен „Зәй урман хуҗалыгы“ үсентеләр бирде», — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев