Зәй хәрбиләре: “Җиңү берсүзсез безнең якта булачак!”
3 сентябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты.
Очрашу Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Разиф Галиевич хәрбиләрне алар илебез иминлеген саклаган вакытта шәһәр һәм районда башкарылган эшләр, яңалыклар белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән Ватан мәнфәгатьләрен намус белән яклаганнары өчен рәхмәт белдерде, барысының да исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.
- Дәүләт Думасы депутаты буларак шуны әйтәсем килә, узган язгы сессиядә законнар кабул итү белән бәйле мәсьәләләрнең күп өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле иде. Һәм без чынлыкта барлык мөһим шартларны исәпкә алырга тырышабыз. Һәм бу мәсьәләләр өстенлекле юнәлеш булып тора. Хәрбиләребезгә ярдәм итүче һәр кешегә без рәхмәтле. Ил өчен авыр вакытта берләшә алуыбыз, халкыбызның бердәмлеген тагын бер кат исбатлый. Ә сезнең җиңү белән кайтуыгызны көтәбез. Иң мөһиме – исән-имин булыгыз! – диде чыгышында Айдар Метшин.
Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев хәрбиләребезнең балалар, яшьләребез өчен үрнәк булулары турында ассызыклап, бер гаҗәеп очрак турында мисал китерде.
-Гуманитар ярдәм аша егетләргә хатын-кызларыбыз Пантелеймон иконасын җибәргән. Егетләребез сөйләвенчә, алар янына снаряд килеп төшкән, бәхеткә, шартламаган. Икенчесе төшкән, анысы да шартламаган. Бу көнне Изге Пантелеймон егетләребезне саклап калган. Алар иконаны җибәргән хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Егетләребез өчен догада булыгыз! Ә алар анда булдыра алганның барысын да эшләргә тырша, - диде ул.
Хәрбиләр белән очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
-Безгә барлык хәрби юнәлешләрдә ныклы ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Чыннан да, барлык районнар да зәйлеләр кебек ярдәм күрсәтә алмый. Маскировка челтәрләре үрүчеләр безнең ныклы терәгебез. Херсоннан алып Курскка кадәр безнең хатын-кызларыбыз үргән челтәрләр сузылган. Алар безне саклый. Челтәр үрүче апаларыбыз, әбиләребез алдында башыбызны иябез. “Зәй җылысы” хәйрия фондына, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Сездән башка җиңү яуланмый. Ә җиңү берсүзсез безнең якта булачак! – диде “Заинск” позывноен йөртүче хәрби.
Аның сүзләренә “Моряк” та кушылды.
-Чыннан да, якташларыбыз безнең янга гуманитар ярдәм белән килгәндә, үзеңне туган якларда итеп хис итәсең, күңел җылы хисләр белән тула. Рәхмәт сезгә! Тиздән салкыннар башлана, безгә мич-буржуйкалар, окоп шәмнәре кирәк булачак, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев