Зәй хәрбие батырлыгы һәм кыюлыгы өчен медальләргә лаек булды
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Сезнең тормыш – үзе бер батырлык” дип аталган газетабыз акциясе кысаларында чираттагы язма.
Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез Ватаныбыз иминлеген саклауда намуслы һәм батырларча хезмәтләре белән аерылып торалар.
Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан Зәй егете «Хәрби батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләренә лаек булды. Ул Россия Федерациясе Оборона министрлыгының тагын бер бүләгенә — «Сугышчан батырлыклары өчен» медаленә тәкъдим ителгән.
«Морячок» позывноен йөртүче бу егет чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткәннән соң, контракт төзеп, җиде ел хәрби хезмәттә Камчаткада булган. 2021 елда хезмәтен тутырып, туган шәһәре Зәйгә кайткан.
Мобилизация башлангач, Ватан иминлеге сагына басарга теләвен белдереп хәрби комиссариатка үзе барган. Ул Казанда хәрби өйрәнүләр узганда махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан туган ягына кайтып, Зәй кызы Эльвира белән никахларын законлы төстә теркәделәр.
«Минем хәзер якларга-сакларга әнием, туганнарым гына түгел, гаиләм дә бар. Сез көтегез, без җиңү белән кайтырбыз», — дигән иде ул вакытта ул.
Тормыш иптәше Эльвира белән алар телефон аша аралашып торалар.
—Ирем телефон аша сөйләшкәндә гуманитар ярдәм җыючыларга, ныклы тыл булучы якташларга рәхмәтләрен гел җиткереп тора. Ул аеруча окоп шәмнәренең алар өчен бик кирәкле булуын ассызыклый һәм аны ясаучыларга да рәхмәтләрен әйтә. Көчле рухлы, ышанычлы, ныклы холыклы ул, без аның исән-сау кайтуын көтәбез, — ди тормыш иптәше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев