Зәй хәрби комиссариатына биш Рәхмәт хаты килде
Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасында ил иминлеге өчен көрәшүче зәйлеләр исеменә бүлекчә командирларыннан район хәрби комиссариатына Рәхмәт хатлары килә.
— Бүлекчә командирлары Зәйдән мобилизацияләнүчеләргә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәләр. Татарстан Республикасы Рәисенә һәм Зәй районы башлыгына килгән Рәхмәт хатлары Сабантуй бәйрәмендә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә тантаналы төстә тапшырылды. Бу көннәрдә хәрби комиссариатка тагын биш Рәхмәт хаты килде, без аларны шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә тапшырачакбыз. Гомумән алганда, зәйлеләр хезмәт иткән частьләрдән бары тик уңай бәяләмәләр генә алабыз, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.
Взводның бүлек командиры, рядовой Артем Михайлов, пулеметчы, рядовой Владимир Клочков, укчылар, рядовойлар Рифкать Зиннуров һәм Иван Столбов, взводның бүлек командиры, сержант Денис Мостафин — алар барысы да катлаулы хәрби шартларда махсус хәрби операция территориясендә батырларча хезмәт итәләр, үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтиләр.
«Әлеге хәрби хезмәткәрләр рота командиры өчен ышанычлы таяныч булып тора. Үзләренең тәртибе, аралашуы, тышкы кыяфәте, хәрби әзерлеге белән алар иптәшләрен түземлеккә, тәртипкә этәрәләр, ә бу хәрби шартларда бик мөһим. Командование куйган барлык хәрби бурычларны сыйфатлы һәм тиз үтиләр», — дип яза батальон командиры, майор Руслан С. Рәхмәт хатында. Луганск Халык Республикасы территориясендә аның подразделениесе Югары баш командующий куйган хәрби бурычны үти.
Исегезгә төшерәбез, хәрби комиссариатта контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә.
— Контрактны 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр төзи ала. Аларга бер тапкыр 195 мең сум түләү каралган. Хезмәт хакы аена 204 мең сумнан башлана. Бер көн хезмәт өч көн булып санала. Контракт 1-2 елга төзелә, — ди Айрат Әгъләмҗанов.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта контракт буенча хезмәткә яшь егетләр дә, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар да заявка бирә. Хезмәт итеп кайтып, контракт буенча яңадан хезмәт итәргә карар иткән кешеләр дә бар.
РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен сылтама: heroes-tatarstan. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев