Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй урман хуҗалыгы бинасы капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы төстә ачылды

Бүген Зәйдә тагын бер объект — Зәй урманчыларының административ бинасы файдалануга тапшырылды.

Әлеге бина махсус программа буенча төзекләндерелде. Биредә заманча хезмәт шартлары өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шулай ук заманча җиһазлар, мебель алынган, территория яшелләндерелгән.

Урманчылар бинасын ачу тантансында район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Федераль Җыены депутаты Анатолий Иванов,  Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм мәртәбәле кунаклар катнаштылар.

Район башлыгы урманчылар коллективына яңа бинада башкарган эшегез нәтиҗәле булсын, сезгә уңышлар телим, дигән теләкләр юллады.

Тантанада урман хуҗалыгы системасындагы нәтиҗәле намуслы хезмәте өчен Зәй участок урманчылыгы урманчысы Илсур Мөбарәкшин — муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, «Зәй урманчылыгы» учреждениесе биналарын җыештыручы Зинаида Зубарева, «Зәй урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Әсәдуллин, урман мастеры Валерий Арсланов, машина йөртүче Сергей Фиофилов район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Урман хуҗалыгы системасындагы нәтиҗәле намуслы хезмәте өчен Болгар урманчылыгы мастеры Виктор Тураев, «Зәй урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе машина йөртүчесе Александр Дорин, урманчы Василий Ефимов, тракторчы Андрей Емурановка Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Болгар урманчылыгы мастеры Евгений Тимофеев, «Зәй урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе бухгалтеры Вера Кудряшова, «Зәй урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе машина йөртүчесе Ирек Әсәдуллинга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белдерелде.

Нәтиҗәле һәм күпьеллык хезмәтләре, үз һөнәренә тугрылыклары, белемнәрен, тәҗрибәсен һәм осталыгын үз балаларына тапшырганнары өчен Умяровлар гаиләсе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының Рәхмәтенә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев