Зәй студентлары бәйрәм итте
25 гыйнвар студентлар көнендә Зәебезнең политехник колледжы аеруча җанлы булып, гөр килеп тора. Бүгенге көндә биредә 539 яшь кеше һөнәри белем ала, алар нигездә Зәй районы яшьләре.
Студентлар көне уңаеннан тантаналы чарага колледжга Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова килделәр. Алар чын күңелдән студентларны, педагогларны тәбрикләп, үзләренең студент елларын искә алдылар. Разиф Галиевич үз вакытында Казан аграр институтын тәмамлаган, ә Людмила Николаевна Алабуга педагогия институты студенты булган.
— Без студент елларын укуны һәм хезмәт итеп үзебезгә яшәрлек акча юллауны параллель төстә алып бардык. Шуңа да шәхсән үзем колледж студентларының шәһәр предприятиеләрендә практика үтүен түләүле итәргә йөз тоттым. Хәзерге вакытта безнең студентлар инде шул рәвешле эш тәҗрибәсе дә туплыйлар, акча да эшли алалар. Гомумән, политехник колледжда алып барылучы яшьләр сәясәтенә, патриотик тәрбиягә бик рәхмәтлемен. Махсус хәрби операциядәгеләр өчен тимер мичләр ясау эшенә дә безнең студентларның теләп керешүе куанычлы. Хәрби хезмәткә дә алар теләп, ил сагының ни икәнен белеп алыналар. Ә инде колледжның бүгенге көндә иң кирәкле эшче һөнәрләргә әзерләвен алсак, сезне иң-иңнәр дип атарга тулы нигез бар. Мин сезгә тормышта үз урыннарыгызны табып яшәвегезне телим, — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы.
Людмила Рыбакова да аның сүзләрен куәтләп студентларга үз кече Ватаннарының лаеклы уллары, кызлары булуларын теләде.
Ә студентлар үз чиратында кунакларга уку йортында нинди иҗат эшләре белән шөгыльләнүләрен күрсәттеләр. Үз теләкләрен язып махсус капсулага салып, аны киләсе елда студентлар көнендә ачарга сүз куештылар.
Колледж студентлары район тормышында актив катнашулары белән билгеле. Араларыннан Мария Захарова әнә шундый активларның берсе. Ул Югары Баграж авылы кызы. Тугызынчы сыйныфтан соң политехник колледжга программист һөнәрен үзләштерергә укырга кергән. Хәзер ул икенче курс студенты һәм һәртөрле иҗади чараларда актив катнаша.
«Мин авыл мәктәбендә вакытта да төрле мәдәни чараларның уртасында кайнарга яраттым. Мәктәбебезнең „Сандугач“ ансамблендә бишенче сыйныфтан алып җырладым. Шуңа да колледжга килгәч тә актив тормыш алып барамын. Бүгенге көндә уку йортыбызның „Театраль лицей“ театр түгәрәгенә йөрим », - дип елмая Мария.
Алар студент дуслары белән бергәләп бәйрәм уңаеннан матур үзенчәлекле театраль тамаша әзерләп, тыңлаучыз студент егетне ничек итеп уку йорты активисты итүләре турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев