Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй районына килгән күчмә мобиль поликлиника Сәвәләй авылында эшли

Күчмә медицина комплексы 25 декабрьгә кадәр районның сигез авылында пациентларны кабул итәчәк.

 “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында республикада мобиль дәваханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре үткәрелә.  8 ноябрьдән “тәгәрмәчле поликлиника” безнең районга да килеп, иң беренче булып Сәвәләйдә якын-тирә авыллардан пацинетларны кабул итә башлады.

Мобиль поликлиника – тулы бер медицина кластеры. Анда функциональ диагностика һәм табиблар кабинетлары бар. Модуль ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган. Аны “КамАЗ” машинасы  күчереп йөртә. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.

Медицина тикшерүен Зәй һәм Чаллыдан килгән гомумпрактика табибы, кардиолог, невролог, уролог, хирург, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог алып бара. Шулай ук лаборатория тикшеренүләре өчен анализлар алына, УЗИ һәм кардиограмма үткәрелә.

Сәвәләйдә яңгырлы һава торышы булуга карамастан, иртәдән үк халык инде табибларга күренү өчен чират алган иде.

- Бер ай элек диспансеризация үткән идем, әмма тар белгечләрдән сәламәтлегемне тирәнрәк тикшертәсем килә. Бүген терапевт янына килдем, дифтерия һәм столбняктан прививкалар ясаттым, УЗИга чират көтәм. Без - авыл кешеләре өчен тар табиб-белгечләргә барып күренү зур проблема булып тора, мин поликлиникага килеп, берьюлы барлык тикшеренүләрне үтә алу мөмкинлеге булган шәһәр халкына бераз көнләшеп тә карый идем. Авыл халкы өчен дә мондый мөмкинлек тудырылуына бик шатмын, - ди Сәвәләйдә яшәүче Лидия Петрова.

72 яшьлек Зинаида Бутяева да аның сүзләрен куәтләде. Ул фельдшер-акушерлык пунктына теш табибына күренү өчен килгән иде.

-Терапевт Анастасия Назаровада кабул итүдә булдым. Шәфкать туташлары да, табиблар да бик игътибарлы, ягымлылар. Һәр нәрсәне җентекләп аңлаталар. Мондый күчмә поликлиникалар – авыл халкы өчен бәхет. Бөтенесе бушлай, ерак юлга чыгып китәсе юк, - дип сүзгә кушылды Фәнүзә Иванова.

Табибларга кабул итүгә тирә-як авыллардан да килүчеләр бар иде. Елизавета Королева Яңа Мавринда яши. Мавринлыларга күчмә поликлиниканың килүе турында авыл фельдшеры хәбәр иткән. Елизавета апа  сәламәтлеге буенча инвалид­лык алган. Зәй һәм Чаллыдан килгән табибларның авыл халкының сәламәтлеген шулай кайгыртуларыннан канәгать  ул.

-Миңа инвалидлыкны озайту өчен төрле табибларга күренергә кирәк иде. Моның өчен шәһәргә барырга кирәк. Кайвакытта такси белән барырга, кайтырга да туры килә.  Аннан авыл җирендә интернет та юньләп тотмый. Ә табибларга бары тик дәүләт порталы аша язылсаң гына эләгәсең. Мондый мөмкинлек тудырылуы өчен мин бик рәхмәтле, шунда бер урында гына барлык табибларга да күренәчәкмен. Бүген терапевтта булдым, иртәгә кардиолог белән неврологка керәчәкмен, - диде ул.

Сәвәләйдә мобиль поликлиника атна ахырына кадәр эшләячәк. Биредә Сәвәләй, Яңа һәм Иске Маврин, Үтәшкин, Якты Күл, Кара-Елга авыллары халкы медицина тикшерүе үтә ала.

-Авыл кешесе эштән бушый алмый, сәламәтлеге турында кайгыртырга вакыты юк. Ә монда табиблар үзләре өйгә үк килгән дияргә була. Үземнең дә, авыл кешеләренең дә фикере бер – “Мобиль поликлинка” проекты бик кирәкле. Аны оештыручыларга рәхмәт, - ди Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимов.

Киләсе атнадан мобиль поликлиника Чыбыклы авылына күченә. Барлыгы сигез авыл җирлегендә – Сәвәләй, Чыбыклы,  Югары Шепкә, Аксар, Бигеш, Сарсаз-Баграж, Бохарай, Кадер җирлекләрендә пациентларны кабул итәчәкләр.  Күчмә поликлиника  25 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев