Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй районы махсус хәрби операция зонасына һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә

Район башлыгы Разиф Кәримов 59нчы гуманитар конвойны шәхсән үзе озата барды.

 Госпитальләрне тәэмин итү дә мөһим юнәлеш булып кала: «Зәй – госпитальләргә һәм фронтка ярдәм» хәрәкәте кысаларында Луганск хәрби госпитальләре өчен 28 партия медикаментлар һәм шәхси гигиена чаралары тапшырылды.

"Маскировка челтәрләре үрүче район халкына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Бүген бу эш 31 мәйданчыкта алып барыла һәм эш башланганнан бирле инде 5500 комплект тапшырылды. Шунысы мөһим, ярдәм итәргә теләгән һәркем үз өлешен кертергә мөмкинлек таба",- диде Разиф Кәримов.

Гуманитар йөкне формалаштыру Луганск волонтерлары белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла, алар логистиканы тәэмин итә, ярдәмне турыдан-туры хәрбиләр соравы буенча китерә. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә фронттагы егетләребезгә ярдәм оператив рәвештә бирелә.

 Моннан тыш, Татарстан Республикасы шефлыгындагы Лисичанскига да шактый ярдәм күрсәтелә. Күптән түгел ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин соравы буенча Зәй районы 27нче мәктәпкә җылыткыч тапшырды, бу көзге-кышкы чорда җылылык югалтуны киметергә һәм укучылар өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.

"Хәрбиләр ярдәм өчен рәхмәт белдерә, һәм без озак көтелгән Җиңүгә үз өлешебезне кертә алуыбызга шат. Безнең эшебез хаклы – җиңү безнең якта булачак!" – дип ассызыклады Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев