Зәй районы башлыгының бәйрәм котлавы
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов барлык хатын-кызларны - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне тәбрик итәм!
Хатын-кыз һәрвакыт илһам чыганагы бирүче төп көч, тугры тормыш иптәше, ир-атның нык-лы терәге булды һәм шулай булып кала да. Мәрхәмәтлелек, күңел юмартлыгы, аңлашып яшәү, авырлыкларга бергәләшеп каршы тору сәләте һәр гаиләнең бәхетле тормышына төп факторлар булып тора. Бу сыйфатлар булмаса, муниципалитет үсешен күз алдына китерү дә кыен, чөнки хатын-кыз табигатендә һәрвакыт уңышка ирешү максаты бар. Ә хатын-кызларыбыз хезмәт куймаган бер генә тармак та юк. Хезмәт урынында да, өйдә дә бар эшләрне оста итеп бергә алып барганыгыз, яратуыгыз, күркәм башлангычларга үсендерүегез, ярдәмегез, җылылык һәм мәхәббәтегез белән гаиләне бербөтен итеп тоту сәләтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, гүзәл затлар!
Мобилизацияләнгән солдатларның әниләренә улларын үз иленең чын яклаучылары итеп тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт. Хатыннарга, кызларга, апа-кардәшләргә, бөтен ил өчен мөһим булган бу чорда аңлап, даими ярдәм күрсәтеп торулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез ир-атларга үз көчләренә ышанырга булышасыз һәм аларны иң кыю гамәлләргә рухландырасыз. Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны ир-атлар белән беррәттән батырларча яклаган, тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, илне торгызуга ныклы өлеш керткән һәм бүген үсеп килүче буынга үрнәк булып торучы хатын-кыз-ветераннарга котлау һәм рәхмәт сүзләрен аерым җиткерәбез.
Барлык гүзәл затларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар, иң изге теләкләренең тормышка ашуын һәм баш өстендә тыныч күк йөзе булуын телим.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев