Зәй районы башлыгына, Зәй халкына «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибы рәхмәт белдерә
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов исеменә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибы Фәрит Мөхәммәтшиннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына җибәргән Яңа ел бүләкләре, әлеге шәһәрләдә яшәүчеләргә гумаритар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре язылган хат килде.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Донбасстан эвакуацияләнгән халыкка, шулай ук Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтә.
2022 елның көзендә Татарстан Луганск Халык Республикасының зур шәһәрләренең берсе — Лисичанскны, ә 2023 елның маеннан Рубежное шәһәрләрен шефлыкка алды. Предприятие-оешмаларның, депутат корпусы, партиянең һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең актив ярдәме белән узган елның 17 декабрендә гуманитар ярдәм төялгән 87 тонна чираттагы колонналар (алты йөк машинасы) озатылды.
Акцияне гамәлгә ашыру вакытында 2034,98 тоннадан артык йөк — озак саклана торган ризыклардан алып хуҗалык товарлары һәм гигиена чаралары, дарулар, медицина җиһазлары, төзелеш материаллары һәм көнкүреш техникасына кадәр җибәрелде.
Хөрмәтле Разиф Галиевич, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сезгә, партиянең җирле бүлегенә, Зәй халкына Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына җибәргән Яңа ел бүләкләре өчен тирән рәхмәт белдерә. Сезнең ныклы гражданлык позициягез, үзара эш итүдә оперативлыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм эшне уңышлы тормышка ашыруда шәхси кызыксынуыгыз безнең алда торган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе һәм иминлек телим«, — диелгән «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибы Фәрит Мөхәммәтшин юллаган хатта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев