Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй районы башлыгына “Дуслык” ордены тапшырылды

Казанда узган ТР муниципаль берәмлекләр Советының XVIII съездында безнең район белән бәйле ике олы дәүләт бүләге тапшырылу – районыбыз өчен аеручы куанычлы.

Бүген Казанда ТР муниципаль берәмлекләр Советының XVIII съезды узды. Чарада Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

Съездда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга  бурычларны билгеләде, киләсе елның җаваплы ел булуын ассызыклады. Биредә муниципаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирелде.

Тантаналы чарада безнең район белән бәйле ике олы дәүләт бүләге тапшырылу – районыбыз өчен аеруча куанычлы. Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Разиф Кәримовка - “Дуслык” орденын, Зәйдә КПССның  район һәм шәһәр комитеты беренче секретаре булып хезмәт куйган Миргалим Нагаевка   “ТАССРның – 100 еллыгы” медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев