Зәй районы башлыгы студентларга финанс белеме буенча дәрес бирде
Бүген Зәй политехник көллиятендә «Үсеш икътисады» юнәлеше кысаларында финанс белеме дәресе узды.
Беренче курс студентлары өчен дәресне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов үткәрде.
Дәресне Разиф Галиевич үзенең балачагын искә төшерүдән һәм финанс бәйсезлеген үстерү юлында беренче мөстәкыйль адымнары турында сөйләүдән башлады. Үз мисалында студентларга акча сарыф итүнең мөһимлеген күрсәтте. Бу тәҗрибәсе аңа җитәкче вазифасында кулланырга, шәһәребезне һәм районыбызны заманча технологияләр буенча төзекләндерүдә ярдәм иткән.
Район башлыгы чагыштырма анализларга нигезләнеп, социаль-икътисади, сәнәгать һәм мәгариф тармакларында финанс күрсәткечләренең үсә баручы динамикасын билгеләп үтте, бу, һичшиксез, шәһәр-районның үсешенең уңай факторы булып тора.
Дәрес барышында махсус фәннәр һәм дисциплинаара курслар укытучысы Елена Мельникова студентлар белән финанс белеме темасына интерактив чара үткәрде. Укучылар, үз фикерләрен финанс грамоталылыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтүче дәлилләр белән раслап, дискуссиягә теләп кушылдылар.
Көллият директоры Вәсилә Исрафилова студентларга безнең көннәрдә финанс яктан грамоталы граждан булуның һәм бу мәсьәләдә үзең өчен генә түгел, якыннарың өчен дә җаваплылык тоту мөһимлеген тагын бер кат искәртте.
Ахырда Разиф Галиевич студентларның махсус хәрби операция һәм шәһәребезнең үсеш перспективалары турындагы сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев