Зәй районы башлыгы Рубежное шәһәрендә яшәүче баланың Яңа ел теләген үтәде
Яңа ел бәйрәме якынлашу уңаеннан күркәм традицияне дәвам итеп, бөтен илдәге кебек Зәй районында да “Теләкләр чыршысы” акциясе старт алды. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Рубежное шәһәрендә яшәүче баланың Яңа ел теләген тормышка ашырды.
Разиф Галиевичның укучыга әзерләгән бүләге иртәгә махсус почта аша Рубежное шәһәренә юл ала. Балага бүләк, тәм-томнар һәм күчтәнәчләр салынган тартма тантаналы төстә тапшырылачак.
- Яңа ел ул шундый бәйрәм, һәркемнең изге теләге тормышка ашырылырга тиеш, бигрәк тә балаларыбыз сөенсен, алар теләгән һәр нәрсә булсын. Яшь буынның илнең ныклы киләчәге булуы өчен бүген без - өлкәннәр җаваплы. 2015 елдан алып без районда һәр ел саен Яңа ел күчтәнәчләрен мәктәп һәм бакча яшендәге балаларга җирле бюджет хисабыннан тапшырып киләбез. Быел да һәр бала тәмле күчтәнәчләрсез калмаячак. Сабыймы ул, өлкәнрәк яшьтәгеме, һәр бала могҗиза көтүчән, ә традицион Яңа ел бүләкләре безнең аларны ничек яратуыбызны белдереп торсын.
Быел әле без үзебезнең республика шефлыгында булган Рубежное шәһәрендә яшәүче балалар өчен дә 500 данә татлы күчтәнәчләр әзерләдек. Һәр күчтәнәч эченә безнең район балалары язган, изге теләкләр юлланган хатлар да салынды, ягъни баладан - балага хат миссиясен дә Яңа ел алды могҗизасы буларак оештырдык. Ул бүләкләрне республика күләмендә оештырылган автоколонна 16 декабрьдә алып китәчәк. Ә “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашып үзем дә, җитәкчеләр дә, теләгән зәйлеләр дә бергәләшеп район, шәһәр балаларыннан килгән хатлар буенча аларның Яңа ел алды теләкләрен үтәргә тырышабыз. Әле бу көннәрдә генә Рубежное шәһәреннән 14 яшьлек баланың “Теләкләр чыршысы”на юлланган хатын алдык, аны бик теләп үтәп, балага иң изге теләкләрдә бүләкне ерак сәфәргә озатабыз.
Балалар чыршы бәйрәмнәренә килгәндә, һәр елдагыча, ул быел да уку алдынгылары, активистларны хөрмәтләп район күләмендә уздырылачак. Икенче ел рәттән инде без отличниклар чыршы бәйрәменә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балаларны чакырабыз. Быел да бәйрәмгә аларны дәшәбез. Әле республика Рәисе чыршы бәйрәменә дә аларны алып барачакбыз. Гомумән, Яңа ел бәйрәмендә һәр баланың кәефе күтәренке булсын өчен тырышабыз. Барыбызга да Яңа елда изге теләкләр, ил-көннәребездә тынычлык урнашсын!, - диде район башлыгы үз фикерен белдереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев