Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне үзе озата барды

Ул алгы сызыктагы хәрбиләргә кирәкле җайланма-материалларны, техниканы үзе тапшырды.

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район делегациясе махсус хәрби операция зонасына Зәй хәрбиләренә гуманитар ярдәм илтә китте.
Алар 23 июльдә юлга чыгып китеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон, Луганск өлкәләрендә булды. Хәрбиләребезгә “Урал” мотоциклы, генераторлар, мич-буржуйкалар, такта, борыслар, маскировка челтәрләре, тиз әзерләнүче ашлар һәм коры армия душлары, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьләр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр алып бардылар. Уңган хатын-кызлар да тәм-томнар әзерләп җибәрде. 


Гуманитар ярдәм белән шулай ук якташ егетләребезгә “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” район газеталарын да җибәрдек. Алар туган яктан килгән һәр хәбәргә, балалар хатлары-рәсемнәренә сөенүләрен белдергәннәр.

-Гуманитар ярдәм район җитәкчелеге, “Зәй җылысы” хәйрия фонды, район-шәһәр халкы булышлыгы белән җыелды. Әлеге игелек-ле эшкә кушылучыларга рәхмәт. Без бүгенге көндә бер-беребезгә тыныч күк йөзе, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез, - дип мөрәҗәгать итте Разиф Галиевич гуманитар йөкне озатырга җыелучыларга.
Мобилизацияләнгән якташ егетләр шулай ук гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш кертүче зәйлеләргә, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен, райондашларга сәламнәрен әйткәннәр.


-Егетләр оптимистик рухта, җиңү яулап кайтачакларына ышаналар, - ди гуманитар ярдәм илтүчеләр.
Гуманитар ярдәмне алып баручы зур йөк машинасы руле артында – тәҗрибәле йөртүче Виталий Софин.  Ул Зәйдән китүче һәр гуманитар ярдәмне егетләргә үзе илтә (сигез тапкыр барды). Шулай ук йөкне район башлыгы Разиф Галиевич белән бергә Кораллы Көчләр ветераны, Зәй районы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов, “Зәй җылысы” хәйрия фондыннан Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов, "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Евгений Соколов, машина йөртүче Рөстәм Латыйпов озата китте.

Шулай ук Зәй делегациясе госпиталь өчен дә кирәкле медикаментлар, әйберләр алып барып тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев