Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй районы башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле Зәй муниципаль районы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! 
 Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен үз хезмәтләре һәм осталыгы белән юллар салучылар, урам - юл челтәре объектларын төзекләндерүчеләр һәм тәртиптә тотучылар билгеләп үтә. Алар төзегән инфраструктура агросәнәгать комплексы, сәүдә, кече һәм эре бизнес предприятиеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итә, социаль өлкәдә уңай динамиканы билгели. Районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге дә, һәр зәйленең аерым яшәү сыйфаты да юлларның торышына бәйле. Белгечләрнең сыйфатлы эше нәтиҗәсе - юл хәрәкәте иминлеге, пассажирлар һәм йөк ташуның оперативлыгы, җитештерүнең барлык тармакларының динамикалы үсеше.
 Шул ук вакытта төзекләндерелгән юлларның һәр километры артында – юлчыларның киеренке хезмәте, аларның ышанычлылыгы һәм сайлаган эшенә тугрылыгы.
 Туган районыбыз хакына лаеклы, намуслы, теләсә нинди һава торышында - эсседә дә, салкыннарда да хезмәт куйган һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек,  тыныч күк йөзе һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!
Разиф Кәримов,  район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев