Зәй районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетенең әнисенә улының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы 8 ир-егет туган якларына ялга кайтты. Очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, шәһәр прокуроры Сергей Урванцев, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара мәдәният сарае түгәрәкләренә йөрүчеләрнең патриотик концерт номерларыннан башланды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте.
Махсус хәрби операциядә катнашучы 38 зәйле дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән. Очрашу барышында Рәшидә апага улының — Россия Кораллы Көчләре капитаны, батарея командирының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ялга кайткан Сергейның махсус элемтә чаралары сатып алу турында үтенече дә игътибарсыз калмаган, ул шушы көннәрдә Запорожье өлкәсенә үз частена хезмәт итәргә китәчәк.
Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Соңыннан хәрбиләргә район администрациясеннән бүләкләр тапшырылды.
Алия Фәйрушина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев