Зәй районы башлыгы газеталар бүләк итте
Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләрен район газеталарына яздырды. Барлыгы ун гаилә агымдагы елның икенче яртысында район басмаларын алачак, төбәгебез, республикабыз хәбәрләре белән танышып торачак.
Шул рәвешле, хәйрия чарасы кысаларында гаиләләр район башлыгыннан җирле газеталарны бүләк буларак ярты ел дәвамында кабул итәчәкләр.
— Мин шәхсән төрле хәбәр-яңалыклар белән танышканда һәрвакыт дәүләт мәгълүмат чаралары булган басмаларга мөрәҗәгать итәм. Зәй районында чыгып килүче «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын да яратып укыйм. Чөнки аларда район яңалыклары, хезмәт кешеләре, хакимият тарафыннан алып барыла торган күләмле эшләр яктыртыла һәм бу чыганаклар һәрвакыт тикшерелгән, төгәл мәгълүматларга нигезләнеп әзерләнә. Шуңа да һәр район кешесен җирле матбугат чараларына язылырга чакырам. Бүген инде «Подписка бүләк ит!» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гаиләләрен дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү максатында район басмаларына яздырдым. Газеталарыбызда нәкъ менә әлеге тема даими яктыртылып тора, алардан гаиләләрнең хәбәрдар булуы мөһим, — диде Разиф Галиевич.
Хәйрия акциясенә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ростислав Аладышкин да кушылдылар. Алар мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә икешәр район басмасы бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев