Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй прокуратурасы - республикада алдынгы

12 гыйнварда Россия прокуратурасы барлыкка килүгә 301 ел тулды.

Шул уңайдан без шәһәр прокуратурасында булып, коллектив, биредәге эшчәнлек, агымдагы елга куелучы мөһим юнәлешләр белән таныштык. Алар турында газета укучыларыбызга да җиткерәбез.

Бу ел башыннан шәһәр прокуратурасын яңа прокурор – Сергей Александрович Урванцев җитәкли. Ул узган елның 2 декабреннән РФ генераль прокуроры указы нигезендә Зәй шәһәр прокуроры итеп билгеләнде.

Сергей Александрович Зәйдә 8 кешелек коллективны җитәкли. Аның урынбасарлары Илнур Мөстәкыймов һәм Николай Вдовин – прокуратура органында озак еллар эшләп тәҗрибә туплаган белгечләр. Ә канцелярия бүлеге мөдире Елена Угольникова, шәһәр прокуратурасында иң озак хезмәт куючы хезмәткәр. Руслан Самохин – прокурорның өлкән ярдәмчесе, шулай ук прокурор ярдәмчеләре Рузинә Латыйпова, Лилия Рәхимҗанова, Аделина Зидиханова һәм машина йөртүче Алексей Прохоров үз эшләрен җаваплы башкаручылар.

- Зәйгә килеп хезмәт куя башлавыма әле озак вакыт үтмәсә дә, шәһәр белән танышырга өлгердем. Җыйнак, уңайлы Зәй бик ошады. Ә прокуратура эшчәнлегенә килгәндә, Зәй прокуратурасы республикада нәтиҗәле эшләүче, куелган максатларны тормышка ашыручы коллектив буларак һәрчак алдынгылар рәтендә, алга таба да бу югарылыкны саклап, коллектив белән гражданнарның хокукый мәнфәгатьләрен яклауда ныклап эшләрбез дип ышанам. Максат бер – хокук сагында тору. Шулай ук коррупциячел гамәлләрне булдырмау, тиз арада ачыклау төп эш юнәлешләребезнең берсе булачак. Шәхсән, прокурор буларак, гражданнар мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булуга өстенлек бирүне күздә тотам. Һәр атнаның сишәмбе көнендә көндезге сәгать 1дән кичке 5кә кадәр, җомга көнне иртәнге сәгать 8дән көндезге 1гә кадәр сораулар буенча кабул итүләр үткәрү планга куелган. Шулай да бу вакытларга алдан язылу сорала, чөнки төрле киңәшмәләр булу очраклары бар. Элемтә өчен телефон: 8(85558)7-11-79, - ди прокурор .

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре спортта да сынатмый. Республика ппрокуратура органнары арасындагы спартакиадада зәйлеләр һәрчак призлы урыннарда. Алга таба да Сергей Урванцев коллективның спорт уңышларын күтәрү ягында. Шәхсән ул үзе бокс, волейбол белән шөгыльләнә. “Прокуратура хезмәткәре өчен физик әзерлек, ныклык – иң кирәкле сыйфатларның берсе”, - ди ул.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев