Зәй политехник көллият студентлары дипломлы булды
Зәй политехник колледжы – районыбызда һөнәргә өйрәтүче, төпле белем бирүче уку йортларының берсе. Бүген ул 122 кыз һәм егетнең кулларына диплом биреп, олы тормыш юлына, хезмәт урыннарына озатты.
Матур күлмәк, пиджак-чалбар кигән егет-кызлар дүрт ел укып, белем алган көллият белән саубуллаштылар. Йөзләрендә сагыш катыш елмаю балкый, ә кулларында — көтеп алган дипломнары. Зәйнең политехник көллиятен быел 122 студент тәмамлады. Шуларның 23е — кызыл дипломга ия булды. Белем йортын тәмамлаучы 31 егет чыгарылыш кичәсендә була алмады. Кулларына диплом алганчы ук армия сафларына чакырылганнар. Егетләр өчен сәхнәгә әниләре күтәрелде. Алар арасында Людмила Иванова да бар. Улы Игорь электрчы һөнәрен үзләштергән, язгы чакырылыш башлангач та, хәрби хезмәткә киткән.
— Минем тормыш иптәшем дә махсус хәрби операциядә. Улым уку йортын кызыл дипломга тәмамлады. Сөенечле вакыйганы әтисенә дә бик шатланып хәбәр иттем. Улыбыз практиканы Зәй ГРЭСында үтте, хезмәт итеп кайткач та шунда эшкә урнашыр дип уйлап торабыз. Хәзер бер генә теләк — икесе дә исән-сау әйләнеп кайтсыннар, бик көтәбез,- дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Людмила ханым.
Район башлыгы Разиф Кәримов студентларга хәер-фатиха биреп, киләчәккә уңышлар теләде.
— Сезне алда олы тормыш юлы көтә. Зәй политехник көллияте — абруйлы, иң яхшы һөнәр ияләрен әзерләүче уку йорты. Биредә алган белемнәрегез тормышта яраклы булсын. Бүгеннән үк сезне үз һөнәрләрегезнең осталары дип әйтергә була. Безнең барлык оешма-предприятиеләр дә колледж белән килешү нигезендә эшли. Дипломлы яшьләрне алар үзләрендә көтәләр. Шуңа күрә һәр студент йөз процент эшле булачак дип әйтә алабыз, — диде район башлыгы.
Көллият директоры Сергей Максимов та үз итеп өлгергән студентларына котлау сүзләрен ирештерде.
— Сезнең кыска гына гомернең иң матур яшьлек еллары көллият тормышы белән бәйләнгән. Ул елларны кемдер шатланып, кемдер юксынып, кемдер сызланып та искә алыр. Нәрсә генә булса да укыткан укытучыларыгыз, һөнәргә өйрәткән мастерларны онытмагыз, кайда гына эшләсәгез дә биредә алган белемнәрегезне дөрес итеп кулланыгыз. Иң яхшы хезмәткәрләр булыгыз, — диде ул.
Аксар егете Динар Нургалин та бу көнне диплом алды. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Хәзер исә үз белгечлеге буенча эшкә урнашу бурычын куйган.
Чарада уку йорты, район тормышында активлык күрсәткән укучыларга, бәйге-конференция җиңүчеләренә дипломнар тапшырдылар.
Студентларны сөенечле вакыйгалары белән кураторлары, әти-әниләре дә тәбрикләде. Армия сафларына китеп өлгергән төркемдәшләре исә видеокотлау юллаганнар.
Алдагы тормыш яшь белгечләр кулында. Аларның һөнәри әзерлегенә районның киләчәге дә бәйле. Шуңа да бүген һөнәри белгечлек турындагы дипломга ия булганнарга район киңлекләрендә, тормышта үз урыннарын табуларын телисе килә.
Илнар Идиятов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев