Зәй муниципаль хезмәткәрләре - Спартакиада җиңүчеләре
Бүген 28 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча республиканың муниципаль хезмәткәрләре арасында үткәрелүче Спартакиада үтте.
Анда Зәй командасы үз категориясендә икенче урын яулады.
Команда составында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Чыбыклы авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, район башлыгының ярдәмчесе Татьяна Токмакова, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы әйдәп баручы белгече Елена Митянина чыгыш ясадылар.
Ә Петр Сергеевич шәхси беренчелектә финишка икенче килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев