Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй матбугатына — 89 ел

Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенә районның басма матбугат чаралары вәкилләре, журналист ветераннар, актив хәбәрчеләр, район газеталарын яратып укучылар җыелды. Җылы эчтәлекле очрашуны китапханә хезмәткәрләре 19 май — Татарстан матбугаты көне уңаеннан үткәрде.

Район матбугатына быел 89 ел тулуны билгеләп үтүгә багышланган чарада район хакимиятенең иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, милли мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Әминә Мулланур кызы Биккинина катнашып, «Зәй — информ» коллективына район башлыгы Разиф Кәримовның Рәхмәт хатын тапшырды.

«Шәхсән үземнең дә һөнәрем озак еллар массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсенә бәйле булган кеше буларак, чын күңелдән бүгенге район журналистларына коллегаларым, дип дәшәм. Әлеге һөнәр ул барлык башка һөнәрләрдән хәбәрдар булуны таләп итә торган, зур осталык сорый торган шөгыль, шуңа да каләмегезнең һәрчак үткен булуын, район елъязмасын язуда төгәллеккә омтылып эшләүдә уңышлар телим», — дип ассызыклады Әминә Муллануровна үз чыгышында.

Очрашу барышында китапханәчеләр Лилия Әхмәтҗанова һәм Лилия Хафизова газета укучыларны «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» редакцияләрендә эшләүчеләр белән якыннан таныштырдылар, район матбугаты тарихына тукталдылар. Шулай ук биредә журналист һөнәренә мәдхия җырлаган шигырьләр дә, китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән тамашалар да күңелләргә хуш килде. Ә «Күкчәчәк» балалар бакчасы сабыйлары әзерләгән чыгыш киләчәк язмаларга стимул бирде.

Очрашу барышында матбугат ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Зәй офыклары» газетасының элеккеге редакторы Николай Шамионов үз хатирәләре белән уртаклашып редакция эшенең үзе хезмәт иткән 30 ел дәверендә ничек үзгәрүен кызыклы итеп сөйләде.

«Элек редакция, типография коллективы берләшеп, күп хезмәткәрләр бергәләп газета чыгарса, хәзер оптимальләшү дигән төшенчә үтеп кереп газеталарны санаулы гына кешеләр эшләп чыгара. Һәр чорның әлбәттә, үз авырлыгы, үз күңеллелеге бар. Элек без һәр эшне нигездә кулдан башкарсак, хәзер компьютерлар ярдәмендә эшләнелә. Әмма бер нәрсә үзгәрми — ул журналист уйлап яза торган язмалар», — диде Николай Пантелеевич.

Ә «Зәй офыклары» ның актив хәбәрчесе Фәния Әгъзамова коллективка, газетага багышлап шигырь дә иҗат иткән иде. Шулай ук газета битләрендә еш чыгыш ясаучы, туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Людмила Симонова һәм Светлана Долговалар тарихны киләчәк буыннарга язып калдыруда газеталарның роле зур булуга басым ясадылар. «Зәй офыклары» газетасында хезмәт куйган Фәннур Миңнекәев үзенең теләкләрен матур җырлары аша ирештерде.

Соңыннан үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина халыкны рухи баетуда алга таба да бергә-бергә дустанә хезмәт итәргә чакырды.

Биредә үк укучыларга редакциядә сатуда булган татар телендәге китаплар тәкъдим ителде, газеталарга язылу мөмкинлеге турында искәртелде.

Ирина Смирнова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев