Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй җитәкчеләре район газеталарына язылды

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына язылдылар.

Разиф Галиевич шулай ук район басмаларын хәйрия кысаларында  2025 елның алты ае дәвамында килеп торырлык итеп 10 кешегә яздырды.

-Район газетасы — ул иң дөрес мәгълүматны бирә торган мәгълүмат чарасы. Шуңа күрә инде район газеталарына язылырга чакырам. Мин үзем район газеталарын ике телдә дә алдырам. Район газеталарында күбрәк үзебезнең хезмәт кешесе турында язалар. Предприятие-оешмалар, идарәләрнең эшчәнлеге, район-шәһәрдә булган яңалыклар барысы да газета битләрендә чагылыш таба. Соңгы араларда тиражлар да артты. Киләчәктә дә матур итеп эшләргә язсын, — диде район башлыгы.

Шулай ук басма матбугатка язылу кампаниясендә «Подписка бүләк ит!» акциясе дә бара. Район хакимиятенең бүлек башлыклары, хезмәткәрләре район газеталарына үзләре дә язылды, әти-әниләренә дә бүләк итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева, район Советының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илнар Идиятов, муниципаль хезмәткәр Юрий Бурмистров әти-әниләрен район газеталарына яздырды.

Хөрмәтле шәһәр-район халкы! Сезне безнең белән калырга, «Зәй офыклары» белән Зәй районының барлык вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга чакырабыз! Сезне үзебездә — газета редакциясендә, шулай ук почта бүлекчәләрендә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев