Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй Җиңү көнен билгеләп үтәргә әзерләнә

Шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек тулы көченә бара. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев сөйли.

— Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Бөек датага әзерлек буенча эшләрнең төрләре һәм күләмнәре билгеләнде. 7 майдан башланачак барлык чаралар да билгеләнде.

Кышкы чордан соң һәйкәлләрне, кече архитектура формаларын косметик ремонтлау яки буяу кирәк, бу эшләр планлаштырылды. Традиция буенча, бу вакытка төп урамнарда чокырларны ямау эше тәмамланачак, юлларда разметка сызылачак. Җиңү көнен каршылау өчен санитар икеайлык кысаларында шәһәрне, муниципалитетны чистарту буенча зур эш алып барабыз. 200ләп агачны таҗлау планлаштырыла. Бу эш Җиңү бульвары буйлап бара инде. Җиңү бульварында урнашкан хәрби техника да тәртипкә китереләчәк. Шулай ук әлеге бульвар буенча эскәмияләр тулысынча яңартылачак, урналар һәм терәкләр буялачак.

Иске Зәйдә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватан өчен һәлак булган Зәй улларына һәм кызларына» куелган һәйкәлгә косметик ремонт үткәрәбез. Шәһәрдә Мәңгелек ут янында йолдызны тиешле күренешкә китерәбез, газ белән тәэмин итү дә тикшереләчәк. Тыл хезмәтчәннәренә багышлап куелган стела ремонтланачак. Җиңү бульварына кергәндә постаментларның ян-як керү элементлары да яңартылачак.

Шулай ук шәһәр буенча әзерлек кысаларында район үзәк дәваханәсе каршындагы «Әби белән бабай», татар гимназиясе янында «Аю», Нефтьчеләр проспекты һәм Ленин урамнары чатында «Тычкан белән Кабак», «Космос» кинотеатры каршында «Крокодил Гена» фигуралары ремонтланачак.

Бу эшләр белән без алдан ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә башлыйбыз. Район башлыгы тарафыннан геройларның өч бюстын бронзадан ясау бурычы куелды. Акча бүлеп бирелгән, шәһәр башкарма комитеты килешү төзеде, иске бюстлар урынына бронза бюстлар урнаштырылачак.

1 майда фонтаннарны эшләтеп җибәрергә әзерләнәбез. Шулай ук Ленин һәйкәленә капиталь ремонт ясарга карар ителде. Шәһәрдә өч яңа топиар композиция барлыкка киләчәк. Әлегә барлык серләрне дә ачмыйбыз.

Халыкка уңайлы булсын өчен үзәк мәйданда узачак концертны карарга өстәмә трибуналар урнаштырылачак. Быел без Җиңү көнен бәйрәм итү концепциясен бераз үзгәрттек. Зәйлеләрне бай, кызыклы программа көтә. Шулай да без гадәти булмаган вакытта яшибез, чикләүләр дә булырга мөмкин, әмма һичшиксез парад, «Үлемсез полк», һәйкәлгә чәчәкләр салу булачак. Ләкин махсус хәрби операция башлангач, без салютлар арттырудан баш тарттык, чөнки безнең егетләр махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз сагында тора. Без махсус хәрби операция тәмамлангач, егетләребез җиңү белән кайткач салютлар аттырырыбыз дип карар иттек. Традиция буенча, тантана «Җиңү көне» җыры һәм «Хәтер шәме» акциясе белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев