«Зәй-информ» коллективы тугры укучыларына рәхмәтле
«Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» җитәкчесе — баш редактор Александр Исаковның район басмаларын яратып укучыларга мөрәҗәгате.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылу кампаниясе тәмамланды. Без район басмаларын яратып укучы тугры язылучыларыбызга, ә тәүге тапкыр язылганнарга безгә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез!
Беренче басма газета моннан 320 ел элек 1703 елда рус патшасы Петр I боерыгы белән нәшер ителә башлаган. Ул вакытта «Ведомости» газетасының тиражы берничә унлыктан 4 мең данәгә кадәр тибрәлгән. Кәгазьгә басылган газета — ул саклану вакыты чикләнмәгән документ. Юкка гына архивларда 300 еллык тарихы булган газеталар сакланмый. Безнең «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарының һәр саны да федераль, республика һәм муниципаль архивларга юллана.
Минем карашымча, басма матбугатның онлайн массакүләм мәгълүмат чараларына караганда җитди өстенлеге бар. Газеталар оперативлылыкта бераз калышса да, материалларның аналитик яктан бай булуы белән алдыра. Гадәттә интернет мәгълүмат чаралары яңалык артыннан куа һәм аларда тирән эчтәлекле хәбәрләр юк. Ә басма матбугатта һәр мәгълүмат тәфсилләп языла, теге яки бу хәлгә китерүче сәбәпләр ачыклана һәм нәтиҗәләр анализлап бирелә.
Газеталар җитди мәгълүмат бирү чарасы, чөнки аны чыгару өчен фактларны кабат-кабат тикшерү, редакцияләү сорала, шуңа да басма матбугат җәмгыятьтә мөһим рольне — елъязма миссиясен үти.
Без газета укучыларыбызны районда, республикада булган һәр вакыйга белән хәбәрдар итәргә вәгъдә бирәбез. Монда һәркем үз күңеленә хуш килгән темаларны таба алачак. Кирәк икән без сезнең белән бергәләп үзгәрергә әзербез, сезнең теләк-тәкъдимнәрне бик сөенеп кабул итәчәкбез. Газеталарыбыз сезнең киңәшчегез һәм дустыгыз булачагына шикләнмибез.
Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев