Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй эзтабарлары дүрт көн эчендә 24 сугышчының җәсәден тапкан

Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды бу көннәрдә Волгоградта Бөек Ватан сугышы барган урыннарда экспедициядә катнаша.

Узган җомгада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эзтабарлар катнашында  «Сталинград язы-2024»  экспедициясен ачу тантанасы узды.

“Безнең  «Гвардия» отряды дүрт көн эчендә  Кызыл Армиянең 24 сугышчысы җәсәдләрен күтәрде. Казу эшләре гади генә бармый, эш кишер басуында алып барыла, анда  җир асты сулары  күтәрелә. Ничә еллар үткәннән соң сугышчыларның сөякләрен, шәхси әйберләрен табу авыр”, - ди эзтабарлар.

“Гвардия” эзтабарлар отряды 2022 елның язында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы Дмитрий Игнатьевич Корчемкинны  таба. 2023 елның җәендә геройның сеңлесе Анна Игнатьевна линиясе буенча туганнары - онык туганы Ирина Рябова һәм аның улы Никита табылган. Агымдагы елның 28 апрелендә Дмитрий  Корчемкинның туганнары Волгоград өлкәсенә киләләр.

“Тантаналы шартларда аларга солдатның шәхси әйберләре тапшырылды. «Гвардия» эзтабарлар отряды белән бергә алар ерак бабаларының һәлак булган  һәм җирләнгән урынын карадылар. Без – эзтабарлар  өчен солдат язмышын билгеләүдә  туганнары табылуы бик кыйммәтле”, - ди Зәй эзтабарлары.

28 апрельдә "Гвардия"  отряды Волгоградта хәрби-патриотик тематика музейларында булды. Мондый экскурсия ярдәмендә студентлар һәм эшләүче яшьләр Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен арттыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев