Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй егетләренең быелгы беренче төркеме армиягә китте

Бу чакырылышта районның 60ка якын егете хәрби хезмәткә китәчәк.

25 апрель иртәсе Зәйнең 4 егете хәтерендә гомерлек истәлек булып уелып калыр. Бу көнне аларны якыннары, дуслары хәрби хезмәткә хөрмәтләп озатты.

Иртәнге сәгать дүрттә үк хәрби комиссариат янында җанлылык иде. Кемдер баласына үгет-нәсыйхәт бирә, кемдер дустын озата... Булачак солдатларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәүләрен теләп, төпле киңәшләрен бирделәр.

Егетләр әлегә республика хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында җыелалар. Дөньялар имин булып, исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев