Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй егетләре хәрби хезмәткә әзер

Хәрби хезмәткә чакыру барган көннәрдә “Армиягә чакырылучылар көне” үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге чараны уздыру формасы камилләшә бара. Бу юлы политехник колледжда уздырылды.
Быел язгы чакырылышта армиягә китүчеләрнең күпчелеген колледж студентлары тәшкил итә. Колледждан бу чакырылышта армиягә китәчәк 10 егеткә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Әлеге уку йортында егетләрне армиягә әзерләү буенча эш җитди куелган. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев та чыгышында искәртте.

- Бүгенге көндә илебезнең батыр уллары, алар арасында Зәй егетләре дә бар, илебез иминлеге сагында торалар. Армиягә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Политехник көллияттән һәрвакыт хәрби хезмәткә югары дәрәҗәдә әзерлекле егетләр армия сафларына китә. Сезгә зур ышаныч-өметләр баглыйбыз. Зәй данын төшермичә хезмәт итегез. Хезмәтне үтәп кайткач районны үстерү, аның икътисадын ныгытуга актив кушылырсыз дип уйлыйбыз һәм сезне туган якта көтеп калабыз, – диде Эмиль Эдуардович, Ватанны сакларга китәргә җыенучыларга мөрәҗәгать итеп.

Быелгы язгы чакырылышта Зәйдән 50ләп егет Ватан алдында бурычын үтәргә китәчәк.

Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов армиядә хезмәт итү – һәр ир-атның мактаулы бурычы, дип, егетләргә киңәшләрен бирде.

Традиция буенча хәрби комиссариат безнекеләр хезмәт иткән һәр хәрби часть белән элемтәдә тора, район шефлыгындагы частьларда хәрби ант кабул итү тантаналарында катнашалар.

Армиягә китәчәк егетләр арасыннан колледж студенты Горр Карапетян физик яктан да, рухи яктан да үзен хәрби хезмәткә әзерләгән. Ул ирекле көрәш белән шөгыльләнә.

- Миңа 20 яшь. Хәрби хезмәткә үзем теләп барам, әтием дә Ватан алдында бурычын үтәгән. Ул миңа үрнәк булып тора. Армиядә хезмәт итү - ир-егет өчен зур горурлык ул, – диде егет.

Колледж студенты Михаил Давыдов та армиягә барырга әзер.

-Мин армиядә хезмәт итүгә уңай карыйм. Хезмәт итү - безнең бурыч, - ди ул.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга дин әһелләре – Иске Зәй мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов, благочинный Сергий атакай Кузнецов теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев