Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй егете Василий Каплин, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде

2023 елның 20 гыйнварында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган районыбызның Александр Бистәсе авылы егете Василий Каплин, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Район башлыгы Разиф Кәримов һәм хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов дәүләт бүләген аның тормыш иптәше Анна Николаевнага бүген тапшырдылар. Тантанада батыр егетнең балалары, әнисе Валентина Петровна да катнашты.

Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.

— Василий Николаевич Ватанны саклаучы һөнәрен сайлады һәм гомеренең ахырына кадәр биргән хәрби антына тугры калды. Ул — якыннары өчен кадерле ул, әти, ир, иптәшләре өчен — тугры дус, илебез өчен батыр солдат булып калды. Василий Каплин, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак, — диде Разиф Галиевич чыгышында.

Василий Николаевич Каплин 1988 елның 8 мартында Александр Бистәсе авылында туган. 2006 елда Ватан алдында хәрби бурычын федераль иминлек хезмәтендә чик гаскәрләрендә үти. 2008 елда хәрби бурычын үтәгәннән соң федераль чик гаскәрләрендә хезмәт итү буенча контракт төзеп, ун ел әлеге гаскәрләрдә хезмәт итә. 2018 елның октябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзеп хәрби хезмәтен дәвам итә.

Өлкән прапорщик, зенит ракета-артиллерия батареясе старшинасы Василий Николаевич гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби антына тугры калды. Ул Червоноармейский янындагы хәрби бәрелеш вакытында һәлак булды.

— Улым гомеренең 16 елын хәрби хезмәткә багышлады. Газиз балаңны югалту авыр булса да, шундый батыр улым белән горурланам, — диде әнисе Валентина Петровна.

Тормыш иптәше Анна Николаевна Василийны исән кайтыр дип өмет иттем, кызганыч, гомере кыска булды, башка хәрбиләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телим, дип сүзгә кушылды.

Бу көнне шулай ук махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашкан дүрт егеткә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырылды. Дамир Зотов, Евгений Ильин, Александр Иванов, Сергей Камышов район башлыгы һәм хәрби комиссар кулыннан әлеге таныклыкны алды.

— Үзебезнең егетләргә терәк булу, ярдәм итү теләге махсус хәрби операциядә катнашырга этәрде. Башка егетләребезнең дә исән-имин җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез, — ди батыр егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев