Зәй егете ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты составына кертелде
Ул активист — Данила Багурин.
Данила хокукый мәсьәләләр, контроль һәм регламент буенча комиссия әгъзасы. Районның яшьләр эшләре идарәсендә күп төрле юнәлешләр буенча әйдәп баручы, Татарстан студентлар отрядының авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча җитәкчесе урынбасары, Зәй политехник колледжының элеккеге студенты шул рәвешле, ТР Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш яшьләр парламенты әгъзасы булды.
Билгеле булганча, яшьләр парламентына сайлаулар сентябрьдә үтте. Анда 18-35 яшьлек 185 кандидат катнашты. Һәм инде 28 сентябрьдә яңа парламент әгъзалары беренче утырышны үткәрде.
«Яшьләр парламенты — ул яшь кешеләр очрый торган төрле актуаль проблемаларны чишү өчен уникаль мөмкинлек. Безнең составка иң инициативалы, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы кешеләр керде. Без барлык килеп туган мәсьәләләр өстендә актив эшләячәкбез һәм яшьләребезнең тормышы яхшырак, кызыклырак булсын өчен тырышачакбыз», — дип билгеләде Данила Багурин.
ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты нәкъ менә яшь кешеләр мәнфәгатьләрен, хокукларын законнар нигезендә көйләү өлкәсендә Дәүсовет эшчәнлегенә ярдәм итү максатында төзелде. Ул Татарстан яшьләренең Россия яшьләре парламентаризмы хәрәкәтендә актив катнашуын да күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев