Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй эчке эшләр бүлегендә яңа билгеләнү булды

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнү турында хәбәр иттеләр.

Ул Олег Минзеәкрәм улы Камалюков. Аңа кадәр бүлек белән 2023 елның 21 сентябреннән җитәкчелек иткән Марат Дәүләтшин башка эшкә күчерелү сәбәпле бу вазифаны калдырды. 

Олег Камалюков Зәй кешесе буларак, районны яхшы белә. Ул эчке эшләр органнарында хезмәтен 1992 елның маенда Зәй шәһәре эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе оперуполномоченные вазифасында башлый. Аннан әлеге бүлекчә башлыгы, Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары буларак эшли.

Ә бүгенге билгеләнүгә кадәр ул Алабуга районы буенча эчке эшләр бүлеге башлыгы вазифасында хезмәт куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев