Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй делегациясе — «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте съездында

Бүген Казанның Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт университетында «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте X съезды үтә.

Аның эшендә Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендәге 7 кешелек делегация катнаша.

— «Татарсан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» республика хәрәкәте җөмһүриятебездәге һәртөрле иҗтимагый эшчәнлекне үз канаты астына алып эзлекле эш алып бара. Бигрәк тә спортка игътибар зур. Без исә сәламәт яшәү рәвешен пропогандалаучы бу иҗтимагый юнәлешнең һәр башлангычын күтәреп алабыз. Зәй районында мәсәлән, волейбол, «Алтын алка» хоккей турнирлары әлеге хәрәкәт патронажында үтә. Алга таба эшне тагын да активлаштыру күздә тотыла, — диде ул.

«Без алга таба да республикабыз үсешендә яңа үзенчәлекле идеяләр башында торучы, спортның төрле юнәлешләрен үстерүне алга куючы иҗтимагый хәрәкәтнең озын гомерле булуын телибез», — ди оешманың район бүлеге җитәкчесе Әминә Биккинина.

Съезда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. Төрле районнардан хәрәкәт активисты булган 298 делегат килде. Съезд көн тәртибендә эшчәнлеккә хисап белән иҗтимагый хәрәкәтнең Югары советы рәисе, ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Аннан соң биредә катнашучылар яңа җитәкче составны сайлады. «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» республика хәрәкәте Югары советын кабаттан Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләве өчен бердәм тавыш бирелде.

Соңыннан хәрәкәт эшендә иң актив катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында «Татарстан — новый век» — «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй районы буенча яшьләр бүлеге җитәкчесе Алия Фәйрушина да бар. Ул бу юнәлештә яшьләр арасында алып баручы нәтиҗәле хезмәт өчен бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев