Зәй делегациясе мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты
Август педагогика советында Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ирина Дубининага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме бирелде.
15 августта Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Мәгариф хезмәткәрләренең «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» темасына республика август киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев катнашты.
«Татарстан Республикасында профильле белем» мәйданчыгында Зәй энерготөркем укучылары Михаил Аввакумов һәм Марат Хафизов Казан дәүләт энергетика университеты һәм Зәй ГРЭСы белән «Энергокласс» уртак һөнәри юнәлеш проектын гамәлгә ашыруны тәкъдим иттеләр.
Август педагогика советында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәйнең «Уймак кыз» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ирина Дубининаны «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме бирелү белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев