Зәй басуларында техник культураларны җыялар
Зәй аграрийлары кукуруз һәм рапс уңышын җыюга кереште.
Район кырларында рапс — 4346 гектарда, ә кукуруз- 3401 гектарда үстерелде. Аеруча кукуруз уңышы нык мулдан. Ике кеше биеклегендә үскән кукуруз басуларында эшләүче техника да чак-чак кына күренеп тора. Кәчәннәре дә мулдан.
— Техник культуралар уңышын җыя башладык. Уңыш бик яхшы күренә. Кукуруз басулары куелыгы, яхшы үсеше белән аеруча игътибарны җәлеп итеп тора. Барлык мәйданнарның 1933 гектары силос өчен үстерелде, алар терлек азыгы өчен базларга салына. Ә 1468 гектардагы кукуруз орлыкка тәгаенланып игелде. Анысын махсус саклау урынына озатабыз, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Александр Тимофеев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев