Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй баннерларында - бүгенге көн геройлары!

Зәйдә юл буенда куелган плакатларда махсус хәрби операция геройларының фотолары урнаштырылган.

Махсус хәрби операция барышында сержант Александр Ефимов һәм рядовой Илья Быков чын батырлык күрсәтәләр.

Ил өчен кыен вакытта махсус хәрби операциядә катнашу, үз Ватаныңны саклау, алдыңа куелган хәрби бурычларны үтәү — һәр ир-атның бурычы. Хәрби бәрелешләрдә күрсәткән геройлык — икеләтә батырлык. Зәйдә Җиңү проспектында юл буенда махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның фотолары куелган баннерларга күпләр игътибар иткәндер, әмма безнең күбебез бу хәрбиләрнең зур батырлык күрсәтүләрен һәм үзләрен генә түгел, ә сугышчан иптәшләрен дә коткарып калуларын белми.

Россия Оборона министрлыгы сайты мәгълүматлары буенча, әлеге ике хәрби хезмәткәр дә югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән. Икесе дә Үзәк хәрби округының (ЦВО) гомуми гаскәр армиясенең Александрия гвардия мотоукчылар берләшмәсендә хезмәт итә.

Сержант Александр Ефимов дошман уты астында яраланган иптәшләрен куркыныч участоктан чыгара. Бу батырлыклары өчен ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.

Разведка подразделениесенең пилотсыз очу аппаратлары операторы, рядовой Илья Быков разведка барышында дошманның техникасын һәм тере көчләрен таба. Дошманның координаталарын якындагы танкка оператив тапшырып, Илья украин хәрбиләрен юк итүне тәэмин итә. Бу батырлыгы өчен ул Жуков медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта Александр Ефимов һәм Илья Быков махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүне дәвам итәләр.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге мәгълүматлары буенча, Зәй шәһәрендә махсус хәрби операция геройлары сурәтләнгән биш баннер урнаштырылган.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен сылтама:  heroes-tatarstan. ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар