Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй автомобиль юллары идарәсе агымдагы ремонт-төзелеш сезонында 991 миллион сумлык эшләр башкарган

Бүген «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 2023 елга ремонт-төзелеш сезонына йомгак ясап һәм 2024 елга перспективалы бурычларны билгеләде.

Бүген «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 2023 елга ремонт-төзелеш сезонына йомгак ясап, 2024 елга перспективалы бурычларны билгеләде.


Киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, «Татнефтедор» АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Владимир Маркелов, Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов катнашты. Шулай ук аңа Зәй юлчылар коллективында хезмәт куеп, махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Михаил Музыченконың әнисе Надежда Александровна да чакырылган иде. Коллектив аның белән даими элемтәдә торып, ярдәм итеп килә. Киңәшмә дә Михаилны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Филиал махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр, аларның гаиләләренә дә даими ярдәм күрсәтә.


«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юллар төзү, төзекләндерү буенча республикада билгеле урын тота.


-Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне узса да, бүгенге киңәшмә ул сезнең эшчәнлеккә нәтиҗә ясау булып тора. Зәй УАДы юлларны карап тоту, төзекләндерү буенча зур эш башкара. Эш күләмнәре елдан-ел арта. Кышкы сезонны да сынатмыйча башкарып чыгарсыз дип ышанам. Яхшы юллар — ул шәһәр-районыбызның йөзе. Безнең район автомобиль юллары чисталыгы, төзеклеге буенча башка районнар өчен үрнәк булып тора. Мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә уңышлар телим, — диде район башлыгы чыгышында.


Хезмәт нәтиҗәләренә күз салсак, 2023 елда идарә 991 миллион сумлык юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарган. Мондый югары күрсәткечләр идарә тарихында беренче тапкыр күзәтелә. Автомобиль юлларын карап тоту, ремонт-төзелеш эшләре үткәрү һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле чаралардан кергән керем 824 млн сум тәшкил итә. Предприятиедә 109 кеше хезмәт куя. Бүгенге көндә 11 вакансия буш. Биредә уртача хезмәт хакы 79072 сум тәшкил итә. Шулай булгач, эшләргә теләгән кеше өчен бик яхшы эш урыны.


— 2023 елда инвестиция программасы буенча 42 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алынды. Заманча техника сатып алу коллектив алдына куелган бурычларны оператив төстә һәм югары сыйфат белән башкарырга, гомумән, чыгымнарны киметеп, табышны арттырырга, киләчәктә конкурентлыкка сәләтле предприятие булырга мөмкинлек бирә. Идарә администрациясе тарафыннан хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Агымдагы елда моның өчен 2 млн 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Производствода бәхетсезлек очраклары теркәлмәде, — диде чыгышында филиал башлыгы Фидаил Хәернасов.

 


Фидаил Рурикович шулай ук киләсе елга билгеләнгән бурычларны да атады. Предприятие бюджеты 2023 елга куелган бурычларны һәм ирешелгән эш нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылган. Киләсе елда эш күләмнәрен тагын да арттыру планлаштырыла. Төп фондларны яңарту өчен гомуми суммасы 36,6 млн сум булган яңа Газель, «КамАЗ» автомобиле базасында КДМ, МТЗ-1221 тракторы, фронталь төягеч, ПАЗ автобусы, тагын башка җайланмалар алу ниятләнә.


Рөстәм Гарифуллин «Татнефтедор» ҖЧШ идарәсе буенча тулаем алганда 2023 елда башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул чыгышында Зәй юлчылар коллективының көчле, башка филиаллар арасында лидер булуын ассызыклады.
-Сез алдыгызга куелган теләсә кайсы бурычны башкарып чыгарга сәләтле. Соңгы елларда аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәтәсез, хезмәтегез өчен рәхмәт, тагын да зуррак уңышлар телим, — диде чыгышында Рөстәм Габделбәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев