Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

Халыклар бердәмлеге көне Россиянең бөтенлеген, Ватаныбыз иминлеген ныгыту, гражданлык җәмгыятен торгызу һәм аны үстерү юлында барлык халыкларның һәм милләтләрнең бердәмлеген гәүдәләндерә.

Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт төзелешенең ныклы хокукый нигезен тотуга хезмәт итә һәм мөһим икътисади-социаль бурычларны хәл итүдә ышанычлы кыйбла булып тора, республикада яшәүче һәр кешенең иминлеген тәэмин итә.

Бөек илебез, республикабыз һәм районыбыз өчен горурлык хисе киләчәктә дә безне берләштерсен. Барыгызга да тынычлык, игелек, сәламәтлек, иминлек, бәхет, оптимизм, рух ныклыгы, тыныч күк йөзе телим. Районыбыз, Татарстаныбыз һәм бөтен Россиянең киләчәге якты булсын. Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев