Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне Россия Конституциясе көне белән котлыйм!
Сезне чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән котлыйм!
Нәкъ 30 ел элек Бөтенроссия референдумында илебезнең бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүче төп документ кабул ителде. Россия Федерациясе Конституциясе дәүләтнең алга баруы өчен төп нигез, өстенлекле милли проектларны уңышлы тормышка ашыру ачкычы һәм Россиянең алга китеш стратегиясе булып хезмәт итте.
Мин ышанам, Зәй муниципаль районында яшәүчеләрнең һәрберсе Россияне көчле, чәчәк атучы, гөрләп торучы ил буларак күрергә тели. Шул ук вакытта, бу максатларга ирешү бездән тора. Бу- актив тормыш позициябезгә, иҗади эшебезгә, көчебезгә һәм сәләтебезгә бәйле. Төп законга патриотизм, тарихи хәтерне саклау, туган җирне ярату һәм аның киләчәген кайгырту кебек кыйммәтләр салынган. Нәкъ шушы төшенчәләр бүгенге көндә илебез азатлыгы һәм тынычлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә көч һәм куәт бирә.
Россия Конституциясе нигезендә булган мөмкинлекләр Ватаныбызның икътисади, мәдәни, рухи өлкәләрен үстерүгә үз өлешен кертсен! Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар, тормыш яме һәм аяк күк йөзе телим!
Зур ихтирам белән, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев