Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикли

Һөнәри бәйрәмегез — Халыкара укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез.

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезнең һөнәрегез җәмгыятебездә иң мөһим, сорау зур булган хезмәтләрнең берсе. Үсеп килүче яшь буынның язмышы, Зәй муниципаль районы, Татарстан Республикасы, илебез киләчәге турыдан-туры сезнең белем бирү дәрәҗәсенә, һөнәри осталыгыгыз, акыллы эшчәнлегегез, гражданлык позициягезгә бәйле. Нәкъ менә сез балаларга белем өләшәсез, аларда иң яхшы сыйфатларны тәрбиялисез, уйларга, иҗади эшләргә өйрәтәсез, көндәшлеккә сәләтле шәхес һәм үз кече Ватанының патриотлары булырга әзерлисез.

Районыбыз мәктәпләрендә яхшы, талантлы укытучылар хезмәт куя. Алар Россия мәгарифе традицияләренә тугры калып, замана белән бергә атлап, белем бирү процессына инновацион эшләнмәләрне кертеп, иҗади якын килеп эшлиләр.

Хөрмәтле педагоглар, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә белем бирү йортларыннан олы тормышка, илебез үсеше өчен кирәк булган киң эрудицияле, креатив фикерләү сәләтенә ия, социаль актив яшь кешеләр чыга.

Фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, нечкә тоемлау сәләтегез, акыл белән эш йөртә белүегез, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә!

Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә саулык, бәхет, изге гамәлләр башкаруга яңа көч булып әйләнеп кайтсын.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга уңышлар, оптимизм, иң изге теләкләрне юллыйм!

Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев