Хезмәтчәннәргә рәхмәт белдерелде
«Уңыш бәйрәме — 2024» уңаеннан залга җыелган мөхтәрәм затларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Разиф Кәримов тирән рәхмәт сүзләрен белдерде, тәбрикләү юллады.Котлау сүзләрен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов та җиткерде.
— Барыгызны да ихлас күңелдән агымдагы ел Уңыш бәйрәме белән тәбрик итәм! Икмәк үстерү беркайчан да җиңел генә бирелми. Табындагы икмәк — тырыш хезмәт, йокысыз төннәр, катлаулы һава шартларында да үз — үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе. Быелгы яз да безне башта корылыгы, аннан соң ике атнага якын дәвам иткән төнге салкыннары белән сынады. Бүгенге бәйрәмебезнең максаты — шушындый кыенлыкларны җиңеп, елына күрә мул уңыш җыеп алуга өлешен керткән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү. Без сезнең өчен җыелдык, бу залда утыручы һәркем — районыбыз горурлыгы!
Гомуми көч белән быел бөртеклеләр һәм техник культурадан яхшы уңыш җыелды. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача уңыш 29,5 центнерны тәшкил итте. Барлыгы 120 мең тонна ашлык алдык. Уракта аеруча тырышып эшләгән һәм иң күп ашлык суктырган комбайнчы-механизаторлар Андрей Митрофанов, Рөстәм Мөхәммәтдинов, Марат Ногманов, Ирек Хәсәншиннарны аерым атап үтәсе килә. Әлеге егетләр 5 мең тоннадан артык икмәк суктырдылар. Шулай ук яхшы нәтиҗәләргә ирешкән яшь комбайнчылар Ислам Насыйбуллин, Айнур Гиниятуллин, Газинур Әхмәтшиннар да мактауга лаек. Күрәсез, тәҗрибәле комбайнчыларыбызга лаеклы алмаш үсә!
Чәчүлек җирләрен корткычлардан, авырулардан саклауда зур хезмәт куючыларыбыз да игътибар үзәгендә. Алар «Восток агрофирмасыннан Ирек Хәсәншин, Геннадий Герасимов, «Зәй» агрофирмасыннан Җәмил Динмөхәммәтов, Рәлиф Гомәров.
Җирне киләсе ел уңышы өчен сукалап эшкәртүче механизаторларны да атап үтәм: Николай Столяров, Геннадий Ишмаков, Айрат Сафин.
Хуҗалыклар арасында уракта иң югары уңыш алучылар буларак «Зәй» агрофирмасының «Кадер» җитештерү комплексы билгеләнде. Алар бөртеклеләрнең бер гектарыннан 35,3 центнер уртача уңыш алдылар. Монда комплекс идарәчесе Александр Кондратьев, баш агроном Олег Умновның өлеше зур.
«Уңыш бәйрәме» н без гадәттә төп культурабыз — шикәр чөгендерен казуны тәмамлагач үткәрәбез. Быел бу эшкә 21 нче августта керешкән идек. Басуларда 12 чөгендер җыю комбайны, 3 төягеч эшләде. «Зәй шикәре» агрофирмасыннан Дамир Баһаутдинов, Павел Мельников, Шәйхенур Миннекәев, «Зәй» агрофирмасыннан Айдар Галимов, Рәсим Мөфтиев, «Восток» агрофирмасыннан Александр Синицын «Ропа — Тигр» комбайннарында 5әр йөз гектардан артык мәйданда татлы тамыр уңышын җыеп алдылар.
Хәзер шикәр заводы алдында 1 млн 300 мең тонна татлы тамыр эшкәртү бурычы тора.
Районда үз вакытында көзге кыр эшләре дә башкарылды. Көзге культуралар 16,4 мең гектар мәйданда чәчелде. Әле җир сукалау эше дәвам итә. Барлыгы 50 мең гектарда басулар сөрелде инде.
Терлекчеләребез дә намус белән эшлиләр. Монда «Зәй» товарлыклы-сөтчелек комплексыннан Миргазыян Биккининны, «Таң» комплексыннан Михаил Куприянов, Екатерина Григорьеваны аерым атап үтәргә кирәк. Алар быел иң күп тәүлеклек артымга ирештеләр. Ә 9 ай эчендә 5 мең килограммнан артык сөт савып алган «Зәй» товарлыклы-сөтчелек комплексыннан Анна Тихонова, Гөлназ Гайфетдинова, «Зәй шикәре» ннән Гөлфинур Гатауллина, Елена Корниловаларга рәхмәттән башка сүз юк.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен бер шартлы баш терлеккә 37 центнер терлек азыгы берәмлеге әзерләнде.
Районыбызның авыл хуҗалыгы күрсәткечләрендә крестьян — фермер хуҗалыкларының да саллы өлеше бар. Үсемчелек һәм терлекчелек буенча Валерий Кочетов, Рафис Фәрдиев һәм Артур Мөхәммәтҗанов югары нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Шулай ук тотрыклы эшләүчеләрдән Владимир Ионов, Николай Карташов, Анна Быля, Александр Носов, Петр Степанов, Ольга Шәйгарданова һәм башка хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә.
Кошчылык юнәлешендә ел башыннан 668 тонна ит җитештерелгән. Фермерларыбыз бройлерлар, каз, үрдәк үстерәләр. Продукцияләре районда да, республикадан читтә дә уңышлы сатыла.
«Зәй» агросәнәгать паркы да уңышлы эшләп килә. Бүгенге көнгә алар тарафыннан 300 тонна яшелчә һәм 200 тонна ит эшкәртелгән.
Терлекләр, кош-кортларның саулыгы сагында торучы ветеринар табибларга, бөртеклеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче «Россельхозцентр» тармагында эшләүчеләргә дә рәхмәт.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булырга тиеш. Уңыш бәйрәме уңаеннан без 153 хезмәтчәнебезне хөрмәтлибез, шуларның 52се бүген сәхнәгә аерым бүләкләр алу өчен күтәреләчәк.
Барыгыз исеменнән дә Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка, инвесторыбыз Илшат Фәрдиевка, «Агросила» холдингы җитәкчесе Светлана Барсуковага, «Союз-Агро» ҖЧШ җитәкчесе Гөлназ Миңнехановага ярдәмләшеп эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм.
Котлау сүзләрен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов та җиткерде.
Зәй — авыл хуҗалыгы тармагы буенча республикада алдынгы урыннарны тотучы район, киләчәктә дә иң заманча технологияләрне кулланып, югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрбез дип ышанып калам.
Барыгызны да тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек телим! Илебездә тынычлык урнашсын, табыннарыбыз мул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев