Халыкара туган тел көне уңаеннан Иске Зәй мәдәният йортында мәдәни чара узды
21 февраль — Халыкара туган тел көне. Бу көн ЮНЕСКО карары нигезендә 2000 елдан билгеләп үтелә башлады.
Бүген дөнья халыклары якынча 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе — үзенең ана теле.
Зәй район мәдәният йортында Халыкара туган тел көненнә багышланган «Туган телдә сөйләшик» дип аталган кичә узды. Кичәгә 1нче мәктәп укучылары чакырылды.
«Чара районыбызда яшәүче халыкларның көнкүрешен, мәдәниятен, яшәү рәвешен чагылдырган декоратив-гамәли күргәзмә белән танышудан башланды. Укучылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар», — ди район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Методист Людмила Мингалиева Зәебездә яшәүче милләтләр, аларның мәдәнияте турында сөйләде. Кичәнең икенче өлешендә халык иҗатына багышланган викторина үткәрелде, туган телгә багышланган мәкальләр әйтелде. «Түбәтәйле», «Чума үрдәк, чума каз» уеннары балалар күңеленә аеруча хуш килде. Әлеге чара балаларда туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт уяту максатында үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев