Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык ышанычы хезмәт белән яулана

17 ноябрьдә полиция участок вәкаләтлеләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Участковыйлар — һәрвакыт кеше арасында, бер-бер хәл булса, халык иң беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итә. 

Халыкның ихтыяҗын һәм хокукларын яклау-чы, җинаять һәм тәртип бозуларны булдырмый калучы да, хокук бозуларны ачыклаучы да алар. Район эчке эшләр бүлегендә полициянең өлкән участок вәкаләтлесе булып хезмәт куючы Ринат Зиннәтов — шуларның берсе. 

Ринат Мөхлис улы — Аксар авылы егете. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Кама дәүләт физик культура институтына укырга керә. Физик яктан әзерлекле, белемле, уяу егет, 2001 елда институтны тәмамлап, Зәй эчке эшләр бүлегенә эшкә кайта. Эш дәверендә төрле вазифаларны башкарырга туры килә аңа: башта балигъ булмаганнар эшләре буенча, аннан җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәләрендә хезмәт куя, менә өч ел инде полициянең участок вәкаләтлесе. 

— Хезмәтебез бик җаваплы. Участковыйлар төрле кешеләр белән очраша, арада элек хөкем ителгәннәр дә, социаль яктан уңышсыз саналганнары да бар. Җинаять кылырга мөмкин булган затлар белән вакытында профилактика үткәрү бик күп аяныч хәлләрдән саклап калырга мөмкин. Җәмәгать урыннарында тәртип саклаучыга психолог та, педагог та, юрист та булырга кирәк, — ди полиция майоры Ринат Зиннәтов. 

Әйе, участок инспекторларының эше гаять катлаулы. Халык белән тыгыз элемтәдә булу гына түгел, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында тәртип булдыруда халык фикерен өйрәнүләре дә зур роль уйный. 

«Күп очракта участок инспекторларын гаиләдәге ызгыш, көнкүрештәге тавыш-гау-галарга бәйле чакыралар. Гадәттә мондый хәлләр спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле була», — ди участок вәкаләтлесе. 

Участковыйлар соңгы елларда еш таралган социаль мошенниклыкны кисәтү эшләрен дә алып бара. 

Зиннәтовлар гаиләсе туган авылларын ямьләп яши. Ринат Мөхлисович буш вакыты булганда кулына баянын алып, җыр суза. Көнне төнгә ялгап эшләүгә карамастан, һәрвакыт аңлый, хәленә керә белүче пар канаты Ландышка зур рәхмәтле ул. Тормыш иптәше Ландыш муниципаль хезмәткәр булып эшли. Гаиләдә ике ул бар: олысы Салават ГРЭСта хезмәт куя, кечесе Азаматка 13 яшь. 

Полиция хезмәткәрләре көнендә полиция майоры, өлкән участок уполномоченные Ринат Зиннәтовка Россия Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медале тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев